Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Вирус китәргә уйламый

Коронавирус, без инде аны татарчалатып таҗвирусы да дибез, һаман чигенергә җыенмый.

Бүгенге көндә кем бе­лән генә сөйләшә баш­ласак та, сүзебез таҗ­ви­русы белән тә­мам­лана. Әлеге чир чигенергә җыенмый. Кызганычка каршы, киресенчә, авыручылар саны арта бара. Шул исәптән, безнең районда да. Район үзәк больницасының баш табиб урынбасары Гөлия Мифтахетдинова белән дә шул хакта сөйләшәбез:
– 1 декабрьдән 8 декабрь аралыгында ОРЗ кабинетына 244 кеше мөрәҗәгать иткән. Алар арасында кабаттан килүчеләр дә бар. Температурасы, ОРЗ симптомнары булган кешеләр шунда киләләр. Әлеге кабинетта аерым табиб, ике шәфкать туташы утыра. Алар авыручыларны кабул итәләр.
Табиб ренгент кирәк дип тапса, авыручыларны аерым коридор буйлап шунда алып баралар.
 Ул авыруны шәфкать туташы алып йөри, башка кешеләр белән элемтә булмый. Шушы бер атнада рентген буенча 35 кешедә пневмания очрагы ачык­ланган. 45 кешегә ОРЗ һәм ОРВИ диагнозлары куелган. Үткән атна белән чагыштырганда авыручылар саны күбрәк. Артуга таба бара.
– Авыручылар арасында балалар бармы?
– Бер атна эчендә 16 бала теркәлгән.
– Гөлия Фәритовна,  авырмас өчен саклану кирәк, дибез...
– Әлбәттә. Масканы борынга кадәр күтәреп кию зарур – ул тын юлларын, борынны капларга тиеш. Масканы күрсәтү өчен генә кияргә кирәкми. Шәхси гигиенаны үтәргә кирәк, пычрак куллар белән күзгә, борынга кагылырга ярамый. Кеше белән аралашканда да аралык саклау кирәк.
Җавапларыгыз өчен рәхмәт. Һәркайсыбыз сәламәт булыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев