Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Владимир Путин гаилә бәхетенең серен әйтте

Россия Президенты сүзләренчә, гаилә мөнәсәбәтләрендә дә, халыкара мөнәсәбәтләрдә дә нигездә мәхәббәт булырга тиеш.

Гаилә бәхетенең төп сере — мәхәббәт. Бу — универсаль төшенчә, ул гаиләгә дә, халыкара мөнәсәбәтләргә дә карый. Россия Президенты Владимир Путин йомгаклау матбугат конференциясендә шундый фикерен әйтте.

«Гаилә бәхетенең сере — мәхәббәт, бу турыда бөтен кеше белә. Ул гаилә мөнәсәбәтләрендә дә, халыклар арасында мөнәсәбәтләрдә дә нигез булырга тиеш», — диде Владимир Путин.

Моңа кадәр Владимир Путин Россия анимациясенә ярдәм итәргә һәм шулай итеп балаларда Туган илгә, якыннарга, табигатькә мәхәббәт тәрбияләргә кирәк дип әйткән иде.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/society/17-12-2020/vladimir-putin-gail-b-hetene-seren-ytte-5793484

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев