Яктырткыч элементларны онытмыйк
Кышкы көн бик кыска.
“Караңгы тиз төшә.Киемдә яктылык кайтаргыч элементлар булу кирәк шуңа да. Бу хакта оныта күрмәгез, балаларыгызга карата да игътибарлы булыгыз”, – дип кисәтә Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Айнур Ямалиев. Ә 21-27 декабрь көннәрендә машина йөртүчеләр арасында өч йөртүчегә – иминият полисы булмаганга, берсенә – “обгон”га чыкканга, ике йөртүчегә штрафын вакытында түләмәгән өчен административ протоколлар төзелгән. Өч вак юл һәлакәте теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев