Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Янгында бер кеше һәлак булган

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз! Ут беркемне дә кызганмый. Янгын очрагында 01,101, 112 номерларына шалтыратыгыз.

10 июль көнне Арча шәһәрендә шәхси хуҗалыкта янгын чыга. Янгын сүндерүчеләр килгән вакытта йортны тулысынча ут чорнаган иде. Кызганычка каршы, корбаннарсыз да булмады. Янгын нәтиҗәсендә 1966 елгы хатын-кыз һәлак булды. Янгынның сәбәбе – тәмәке тартканда ут белән саксыз эш итү. Шул ук вакытта шәхси йорт автоном янгын белдерүчеләр белән җиһазландырылмаган. Ә бит 3 һәм 4 май көннәрендә, « Ж и л и щ е » о п е р а ц и я с е нигезендә, шәһәр Советы вәкилләре белән берлектә, Арча шәһәренең Ямашев урамы буйлап, белешмәлекләр тапшырып йөреп чыгу башкарылган иде. Янгын чыккан адрес буенча урнашкан йортта кеше булмау сәбәпле, белешмәлек почта тартмасында калдырылды. Шәһәрнең төрле районнарында гражданнар җыены ел башыннан 5 тапкыр үткәрелде, гомуми колач белән 256 кешегә, ягъни, барлык катнашучыларга янгын куркынычсызлыгы чаралары турында белешмәлекләр тапшырылды һәм автоном янгын хәбәрчеләре кую тәкъдим ителде.

Ут белән саксыз эш итү нәтиҗәсендә янгыннар килеп чыгу тәмәке тартканда һәм алкоголь кулланганда ешрак була. Алкоголь белән мавыкмагыз, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәгез, өйдә тәмәке тартмагыз, үз йортларыгызда һәм ишегалларында игътибарлы булыгыз. Электр приборларын кушылган хәлдә караучысыз калдырмагыз. Үз йортларыгызда электр үткәргече торышын күзәтеп торыгыз. Тузган электр үткәргечен яңасына вакытында алыштырыгыз, бу эшне бары тик профессионалларга гына ышанып тапшырыгыз. Электр челтәренә артык көчәнеш китермәгез, бер розеткага берничә көнкүреш приборы тоташтырмагыз. Җылыту мичләренең һәм төтен юлларының төзеклеген күзәтеп барыгыз. Бик еш кына кешеләр янгында дөрес карар кабул итә алмый, югалып кала, паникага бирелә. Өйгә нинди дә булса әйберләр, документлар артыннан керергә омтылалар. Бер генә очракта да янган йортларга кире кайтмагыз. Температура бик югары, агулы төтен бигрәк тә куркыныч. Янгынны вакытында ачыклау өчен, өйләрдә янгын хәбәрчеләре урнаштырыгыз, йортта дүрт литрдан да ким булмаган күләмдә порошок ут сүндергеч булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев