Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Йокы тыныч булсын, дисәң

Исәнмесез хөрмәтлеләребез! Мин бу язмамны Олы Мәңгәр авылыннан хәбәрчебез Илсур Шакировның «Тыныч йокы, өлкәннәр», дигән язмасын укыгач язарга булдым.

   Илсур Шакировның һәрбер сүзе, киңәшләре бик тә файдалы дип уйлыйм. Мин дә үземнең киңәшемне язып карыйм әле дим. Үземә менә бу догалар ярдәм итә. «Фатиха» сүрәсен 4не, «Әл-ихлас» сүрәсен 3не,  10 салават, 4 тапкыр «Хәлимәтүн тәмҗид»не, 10 тапкыр «Әстәгъфирулләһә» дияргә, һәрберсен «бисмилла» әйтеп укырга, «Әстәгъфирулләһә» алдыннан «Бисмилла» әйтелми. Ахырдан «Фәләкъ», «Ән-нәс» сүрәсе укыла, шуннан соң Аллаһы Тәгаләдән үзең өчен кирәк булган теләкләреңне сорыйсың. Йокламыйча ятуның сәбәпләре бик күп инде ул. Илсур Шакиров әйтмешли, балалар, оныклар турында уйлану, киләчәкләре ничек булыр икән дип, аннан соң, әлеге дә баягы дигәндәй, байлар, ярлылар катламы барлыкка килү, миллиардлап акча үзләштерүләр уйланырга мәҗбүр итә. Мин 82нче яшем белән барам. Миллиардның ничә нуль белән язылганын белмим дә.
  Яңадан шуны язып үтим. Бу догаларны укыганчы тәһәрәт алырга онытмагыз, соңыннан «әгүзе бисмилла»ны әйтеп, уң якка карап ятыгыз. Алда язылганнарны укыйсың, укып бетергәч: «Ярабби Ходаем! Тыныч төн, куанычлы көн, тыныч йокы бирсәң иде», диеп Аллаһтан сорыйсың. Бу догаларны укып бетергәнче йокыга китеп тә барасың кайчакта. Күңелдән белергә кирәк бу догаларны. Барыгызга да тыныч төн, куанычлы көннәр телим.
Сөембикә Мәгъсүмҗанова, Каенсар авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев