Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

ЮХИДИ: машина йөртүчеләр мәйданчыкны аерым имтихан итеп тапшырмаячак

ЮХИДИ: машина йөртүчеләр мәйданчыкны аерым имтихан итеп тапшырмаячак

Машина йөртүчеләргә машина йөртү таныклыгы алу өчен мәйданчыкны аерым имтихан буларак тапшырырга туры килмәячәк.

В, С һәм D категорияләре буенча имтихан тапшыруга ярты сәгать, BE категориясенә 40 минут, CE DE категориясенә 50 минуттан дә артык вакыт бирелми. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы урынбасары Дамир Бикмөхәммәтов хәбәр итте.

Яңа кагыйдәләр 1 апрельдән гамәлгә керә. Ул җиңел автомобиль һәм йөк машинасы, автобус һәм транспорт чаралары составы йөртүчесенә укучыларга кагылачак.

«Мотоциклда имтихан элеккеге шартларда — автодром һәм ябык мәйданчыкта үткәреләчәк», — диде ЮХИДИ идарәсе башлыгы урынбасары.

Хәзер ябык мәйданчыкта өйрәтелә торган күнекмәләр бары тик реаль юл шартларында гына тикшереләчәк.

Моннан тыш, имтиханнар алдан әзерләнгән маршрутларда үткәрелмәячәк. Мондый адым йөртүче өчен юлны ятлау мөмкинлеген тулысынча юкка чыгарырга тиеш. 

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/society/26-03-2021/yuhidi-mashina-y-rt-chel-r-m-ydanchykny-aerym-imtihan-itep-tapshyrmayachak-5815485

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев