Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

Фиргать Мөхәмәтҗанов, Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге өлкән инспекторы


2021 елның 2 февралендә Арча районы, Төбәк-Чокырча авылында янгын чыкты.
Электр җиһазларын монтажлау кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә, 1988 елгы А.Филипповның торак йорты янды һәм йорт хуҗасы һәлак булды.
Янгыннарның артуы һәм торак секторда кешеләрнең үлүенә бәйле киеренкелекнең объектив сәбәпләренә, торак фондның шактый тузганлыгын, торак биналарның янгын турында кешеләргә хәбәр итү чараларының булмавын, беренчел янгын сүндерү чаралары белән түбән тәэмин ителешен кертергә кирәк.
Дәүләт янгын күзәтчелеге органнары тарафыннан торак секторларда үткәрелгән янгыннар статис­тикасы шуны күрсәтә: янгыннар имин булмаган гаиләләрдә, күп балалы гаиләләр һәм ялгыз өлкән яшьтәге гражданнар яши торган йортларда ешрак була. Бүгенге көндә гаилә иминлеге янгыннарга социаль адаптацияләнмәгән һәм ялгыз яшәүче гражданнар, шулай ук асоциаль яшәү рәвеше алып баручы, спиртлы эчемлекләр кулланучы гражданнар аркасында зыян күрә.
Янгынның сәбәпләре төрле булырга мөмкин, ләкин  кешеләр исерек хәлдә булса, янгыннан котылу мөмкинлеге бик аз. Гражданнар, алкогольне артык кулланмагыз, янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен үтәгез. Өйдә тәмәке тартмагыз, үзегезнең йортыгызда һәм каралтыда янгынга каршы торышны тикшерегез. Электр приборларын караучысыз  калдырмагыз. Үз йортларыгызда электр чыбыклары торышын күзәтегез. Тузган электр чыбыкларын вакытында яңасына алыштырыгыз. Бу эшне профессионалларга гына  ышанып тапшырыгыз. Берничә көнкүреш приборын бер розетка белән тоташтырып, электр челтәренә артык көчәнеш ясамагыз. Җылыту мичләренең һәм төтен юлларының төзеклеген күзәтеп барыгыз. Бик еш кына кешеләр янгында дөрес карар кабул итә алмыйча югалып калалар, нинди дә булса әйберләр, документлар артыннан  янган йортка кире керәләр һәм инде кире чыга алмыйлар. Шуңа күрә, янган йортка кире кермәгез. Ялкын температурасы бик югары булу хәтәр, ә тагын да куркынычрагы  – төтен, кайчагында кешегә бер-ике сулыш алу җитми һәм ул аңын югалта.
Янгынны вакытында ачыклау өчен өйгә янгын белдергечләр урнаштырыгыз. Янгын чыккан очракта алар янгын турында хәбәр итә алачак, төнге вакытта сезгә уянырга ярдәм итәчәк. Шулай ук йортта, күләме кимендә 4 л булган «порошковый огнетушитель» булдырырга кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев