Әтнә таңы

Үзлегегездән дәвалана күрмәгез

Яңгырлы-җилле көннәрдә “Эх, тизрәк суыклар башлансын иде инде”, – дип теләгәннәребез озак көттерми генә, тормышка да ашты.

Реклама

Кисәк кенә суытты. Бер салкын, бер җылы булып берничә генә көн торды да, китереп бәрде. Көтмәгәндә-уйламаганда булгангамы, әзерлексез каршы алдык аны. Инде хәзер, “Ичмасам, кары да юк, җылырак булыр иде”, – дип йөрибез. Шуңа да карамастан, һәр ел фасылы үзенчә бик матур инде. Әле кар бик ятмаган, әмма агачларны ак бәс сарган. Һава искиткеч саф, көннәре дә  бик матур тора.
Гадәттә, бу чорда салкын тидереп авыручылар кисәк кенә артып китә торган иде. Хәзер инде ел фасылына карап торган да юк, бигрәк тә үпкә кабарып (пневмония) табибларга мөрәҗәгать итүчеләр турында еш ишетәбез.
Агымдагы атна барышында район үзәк хастаханәсенә   үпкә кабарып барлыгы 16 кеше мөрәҗәгать иткән.
– ОРЗ белән мө­рә­җәгать итүчеләр саны – 33, шуларның өчесе – балалар, – ди хастаханәнең баш табиб урынбасары Гөлия Мифтахетдинова.
Җылы итеп киенеп йөрергә, җәмәгать урыннарында, кибетләрдә мас­кадан булу кирәклегенә   кабат басым ясый  табиб. Монысын инде үзебез дә аңлап кабул итәргә тиеш – сәламәтлегебез бар нәрсәдән кадерле. 65 яшьтән өлкәнрәкләр исә бик кирәк булмаганда урамнарга бөтенләй дә чыгып йөрмәсәләр яхшы.
Үзегездә ОРЗ сиптомнары сизгән очракта – бу температура, йөткерү, тамак төбе ачыту кебекләре – кичекмәстән хастаханәгә, участок табибына, авылда яшәүчеләргә исә,  фельд­шерга мөрәҗәгать итү кирәк. Берүк, үз­ле­гегездән дәвалану белән шөгыльләнә күрмәгез – ахыры аяныч булырга мөмкин.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: