Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер

Бу футбол уены күңелебезне кузгатты

Рәхмәтебезне җиткерәсе килә.

Җәйнең соңгы аенда Яңа Шашы авылы стадионында футбол турниры булды. Әлеге уен Халикова Нәзифә Шакирҗан кызының һәм Закирова Айгөл Айрат кызының якты истәлегенә багышланды.

   Чәчәк кебек 17-18 яшьлек кызларның гомере 3 ел элек нәкъ менә Әтнәдән, футбол уеныннан кайтканда юлдагы автоһәлакәттә өзелде. Шуннан бирле йөрәкләр сыкрый, күзләрдән яшь китми. Яңа Шашы авылы футбол мәйданы каршысындагы һәлакәт урынына куелган истәлек ташы да һәркемгә әлеге фаҗиганы искәртеп тора. Айгөл белән Нәзифәдәй ике чәчәккә кунган ике күбәләк җилдә талгын гына тирбәлеп утыралар...  Юлдан йөрүче машиналар әлеге урыннан тизлекләрен киметеп уза. Юлчыларны күбәләкләр канат изәп озатып калалар. 
Газиз баланы югалту ачысын берәүгә дә күрергә язмасын. Уйламаган минутыбыз, искә алмаган көнебез юк. Шулай да, йөрәкне кысып булса да, ничек тә алга таба яшәргә көч табарга кирәк. Әле ярый яныбызда терәк булырлык балаларыбыз, якыннарыбыз, дусларыбыз бар. Авылдашларыбызның игътибарын да һәрдаим тоябыз. 
Һәлак булган кызларыбызны яшьтәшләре, дуслары һәм иптәшләре дә онытмыйлар икән. Әлеге футбол уенын кызларыбыз истәлегенә багышлап үткәрүләре күңелебезне кузгатты.

    Яңа Шашы авыл җирлеге башлыгы Сабирҗанов Марат Срур улы җитәкчелегендәге футбол командаларына, хуҗалык рәисе Алмаз Мәсхүт улы Сибагатуллинга, авыл яшьләренә зур рәхмәт. Корбанов Ленар Әгъләм улы турнирда катнашкан командаларга истәлек тамгасы белән Грамота һәм кубоклар ясатып кайткан. Уен буласы футбол кырының печәнен чабып, җыештырып тәртипкә китергәннәр. Мәйдан әйләнәсен, чикләрне сызып тамгалап чыкканнар. Бу эшләрне егетләр бердәмләшеп, һич тә авырсынмыйча башкарганнар. Яшьләрнең бердәмлегенә, үзара аңлашып, киңәшләшеп эшләүләренә сокландык. Әлеге чараны уздыруга матди һәм физик көче кергән һәрбер кешегә олы рәхмәтебезне җиткерәсебез килә.

 

Язмыш сезне газизләрегездән вакытсыз аермасын, берегезгә дә ачы хәсрәтләр күрергә язмасын. Кызларыбызның рухлары шат булсын. 
Олы рәхмәт белән 
Закировлар һәм Халиковлар гаиләсе, 
Яңа Шашы авылы.

Гөлнара Корбанова фотосы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев