Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хушлашу

Балкыдың да кисәк сүндең, Зәмзәмия апа!

Урының оҗмахның түрендә булсын!

Бүген Олы Әтнә авылының гади генә бер хатын кызы Зәмзәмия Һашим кызы Зиннәтованы мәңгелеккә озаттык. Гадилеге белән бөек, затлы, зыялы, баскан саен изгелек чәчә торган кешеләр була.  Алар мөнбәрләрдән сөйләмиләр, киресенчә башкаларны күтәреп, шулар өчен куанып, бөтен авыл өчен кайгырып, сөенеп  яшиләр. Башкалар өчен яшәп, кисәк кенә сүнәләр дә. Зәмзәмия апа да шул язмышны, бәхетле язмышны кабатлады. 

Зәмзәмия  Һашим кызы да  барыбызны сынсыз итеп, тынсыз итеп, якты, матур хатирәләр калдырып  балкыды да,  кисәк кенә сүнде.

     1948 нче елның 7 июнендә Саба районының Олы Кибәхуҗа авылында туа ул. Әтисе Һашим белән әнисе Минлебанатка кадерле бала, туганнарына кадерле апа-сеңел була. 1968 нче елның 8 апрелендә Балык Бистәсенең Таулар авылында туган егет Мингазиз Зиннәт улына тормышка чыга.  Уллары Фәнис, кызлары Гүзәлия туа. Гомер искән җилдәй үтә дә китә. Шул гомернең бәхетле мизгелләрен генә санап бетерә торган түгел. Мингазиз абый бәхетенә туган хатын-кыз -  Зәмзәмия апа  инде юк.

- Зәмзәмия мине яңгырдан саклагандай ялгышлардан саклап яшәде. Кеше арасында кеше булсын дип, үзенә булмаганны миңа биреп, күп тормыш авырлыкларын үзенә алып барды. Өйдә дә уңайлыклар булсын дип, безнең өчен, балалар өчен тырышты. Гомер буе балалар, туганнар, күршеләр  белән дус-тату яшәдек. Монда да Зәмзәмиянең өлеше бик зур булды. Мине ахыргы юлга озатып калуын да бик теләгән идем. Бар да без дигәнчә түгел шул, - ди Миңгазиз абый. Әйе, тәкъдир дигәне дә, алдан язылганы да бар шул. 

... Килешеп кенә булмый, Зәмзәмия апа.  Күз алдында - Үзең, якты елмаюлы  йөзең. Изге көннәрдә, бәйрәм көннәрендә  китеп калыйм дип ашыктыңмы әллә? Мингазиз абыйны ялгыз калдырып, балаларың, оныкларыңны  ятим итеп ник  китеп бардың, дип тә өзгәләнә күңел.  Анда да синең кебекләр кирәктер. Тыныч йокла!  Рухың шат, урының оҗмахның түрләрендә булсын. Әмиин!

 

Без, "Әтнә таңы" газетасы редакциясе коллективы, Зәмзәмия Һашим кызы Зиннәтованың вафатын белдереп, аның тормыш иптәше , хәбәрчебез, район ветераннар советы рәисе Миңгазиз Зиннәт улы Зиннәтовның, мәрхүмәнең балаларының, якыннанрының  тирән кайгысын уртаклашабыз. Сезгә Аллаһы Тәгалә күркәм сабырлык бирсен. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев