Әтнә таңы

Хәбиб Нурмөхәммәтовның әтисе вафат

Көчлеләр дә китә

Данлыклы көрәшче Хәбиб Нурмөхәммәтовның әтисе - тренер Габделмәннап Нурмөхәммәтов вафат булган. Бу хакта җомга, 3 июль көнне билгеле булды. Ул 15 апрельдә Махачкалада госпитализацияләнгән юбулган. Соңрак пневмония ачыклана. Коронавируска да тест биргән, әмма нәтиҗәләре турында хәбәр ителми. 13 майда өлкән Нурмөхәммәтовның Мәскәү хастаханәләренең берсендә авыр хәлдә булуы билгеле булды. Комага китүе турында да яздылар. 18 майда ТАСС агентлыгы, үз чыганагына сылтама белән, тренерның үпкәләрне ясалма вентиляцияләү аппаратына тоташтырылуы турында хәбәр итте. Шул ук көнне Хәбиб Нурмөхәммәтов әтисендә коронавирус булуын раслады.

Реклама

Чыганак: https://matbugat.ru/news/?id=29677

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: