Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хушлашу

“Җәлил укулары” актив узды

Башка еллардан аермалы буларак, таҗвирусы пандемиясе нәтиҗәсендә быелгы “Җәлил укулары” IIIнче Халыкара әдәби бәйгесенең район туры онлайн узды.

Бәйге нигезләмәсе ни­ге­­зендә, катнашучыларның чыгышлары сүрәтләнгән видеоязмалар бил­геләнгән почтага җи­бә­релде. Шунысы куанычлы, бәйгедә районның барлык мәк­тәп укучылары, шулай ук Мәк­тәп­тән тыш эшләр үзәгенә йөрүче балалар бик актив катнаштылар. Моннан тыш, Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумыннан да катнашучылар булды.
Нәфис сүз яратучылар Муса Җәлил шигырьләрен рус һәм татар телләрендә сөйләделәр, шулай ук , бәйге шартлары буенча, фронтовик язучыларның да әсәрләре укылды. Нәтиҗә, “Җәлил укулары” IIIнче Халыкара әдәби бәйгесе ни­гез­ләмәсендә күрсәтелгән но­минацияләр буенча урыннар бил­ге­ләнде.
Жюри тарафыннан җи­ңүчеләр түбәндәге но­ми­на­цияләрдә билгеләнде. Алар Кукмара шәһәрендә узачак «Җәлил укулары» IIIнче халыкара әдәби бәйгесенең зона этабында катнашачаклар.                                  
Әйдәгез, җиңүчеләр белән танышып китик.                                       
“Җәлил татар телендә” номинациясе:
3 яшьтән 8 яшькә кадәрге җиңүчеләр:
1 урын – Газимова Руфинә (Күлле Киме мәктәбе);
2 урын – Холмуродова Иркә (Олы Әтнә мәктәбе);
3 урын – Заһретдинова Алия (Күшәр мәктәбе).
9 яшьтән 13 яшькә кадәр:
1 урын – Хөсәенов Ислам (Күлле Киме мәктәбе);
2 урын – Гиниятуллина Динә (мәктәптән тыш эшләр үзәге);
3 урын – Филатов Айбулат (Олы Мәңгәр мәктәбе).
14 яшьтән 17 яшькә кадәр:
1 урын – Халикова Камилә (Олы Әтнә мәктәбе);
2 урын – Хәнәфиев Илвир (Күәм мәктәбе);
3 урын – Галиев Айзат (Күңгәр мәктәбе).
26 яшьтән һәм өлкәнрәк:
1 урын – Галиева Райлә (Түбән Шашы авылы).
“Фронтовик язучылар әсәрләрен коллектив белән башкару” номинациясе:
3 яшьтән 8 яшькә кадәр:
Бәйрәмова Ралинә,  Ис­мәгыйлева Айзилә, Хәй­руллина Ралия (Олы Бәрәзә мәк­тәбе).
“Җәлил рус телендә” номинациясе:    
9 яшьтән 13 яшькә кадәр:
1 урын – Сәләхетдинов Раяз (Олы Мәңгәр мәктәбе);
2 урын – Җиһаншина Илгия (Олы Мәңгәр).
14 яшьтән 17 яшькә кадәр:
1 урын – Хәкимуллина Илүзә (Олы Әтнә мәктәбе);
2 урын – Сафина Әдилә (Күлле Киме).
«Җәлилчеләр» номинациясе:
18 яшьтән 25 яшькә кадәр – Әскаров Азат (техникум студенты).
“Фронтовиклар татар телендә” номинациясе:
14 яшьтән 17 яшькә кадәр:
1 урын – Гыйлаҗева Ясминә (Олы Бәрәзә мәктәбе).
Әлеге бәйгедә катнашкан барлык укучыларга да рәхмәт белдереп, зона этабында канашучыларга уңышлар теләп калабыз. Фотолар белән газета сайтыннан таныша аласыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев