Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хушлашу

Оҗмахтадыр синең урын, Алмаз!

Онытмабыз сине, Алмаз! "Әтнә таңы" белән дә эшли белә идең син...

Хушлашмый да китеп бардың, 
Оҗмахтадыр синең урын... 

     Кисәк кенә, бөтенләй уйламаганда, йөгереп эшләп йөргән чагында, төшке ашка кайткан вакытында, барыбызның җанын телеп, тетрәндереп, хезмәттәшләрен, гаиләсен, дусларын тирән кайгыга салып, “Татавтодор”ның Арча филиалы Әтнә участогында җитәкче урынбасары булып эшләгән Алмаз Наил улы Гәрәев 44 яшендә мәңгелеккә китеп барды. Балкып янды да, бар энергиясен кешеләргә яхшылык кына эшләүгә сарыф итеп, ике гает арасында кисәк сүнде.

    Алмаз берәү генә булмагандыр, бер урамда күреп сөйләшеп, икенчесенә  барып чыксаң, елмаеп тагын ул каршылар иде. Шуннан китеп авылларга барып чыксаң да, Алмаз Наил улы елмаеп торыр иде. "Син Шомбай күк, Алмаз, берәү генә түгел, син бик күп бугай, дип дәшә идек. Ә ул уенын-чынын бергә кушып, "Күп булсаң ярар иде, эшләрне башкарып бетермәле түгел, күпме авыл юлларын  төзекләндерәсе бар", дип башкарасы эшләрен саный иде.

   Иде... Кем уйлаган, янып яшәр чакта Әтнәне, барыбызны  нәүмиз калдырып, мәңгелеккә күчәрсең дип. Бүген синең мәңгелектәге өченче көнең. Гаиләң рухыңа багышлап, Коръән ашы үткәрергә җыена. Кабуллардан булып, рухын шат булсын. Урының оҗмахның түрендә булыр, иншалла. Анда да синең кебек төгәл, таләпчән, кешелекле, ярдәмчел кешеләр кирәктер. 

Гаиләңә, дусларыңа, хезмәттәшләреңә Аллаһы Тәгалә бу кайгыны күтәрергә үзе ярдәм итсен. Барыгызның да тирән кайгыгызны уртаклашабыз. Тыныч йокла!

Фотоны https://vk.com/id38364586 алдык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев