Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

"Барысы да 3 секунд эчендә булды" - "Дусым" хуҗалыгының комбайнын яшен сукты

Кичә Әтнә районында бик каты яңгыр яуды. Яшене дә көчле булды.

Менә шул яшен вакытында "Дусым" хуҗалыгының бер комбайнын яшен сукты.

    Мари иле белән чиктәш Күлле Киме авылы басуында  хуҗалыкның 3 комбайны эшли. Яңгыр бик каты ява башлагач, комбайннар кайтырга кузгала. Бу комбайннар артыннан хуҗалыкның янгын сүндерү машинасы кайта. Чөнки һәр колхозның басуында янгын  сүндерү машиналары кизү тора. Техникалар артыннан хуҗалыкның белгечләре, хуҗалык рәисе Ленар Сәмигуллин утырган җиңел машина да була. 

- Плотина тирәсен узганда бик каты яшен яшьнәде, шул минутта бер комбайн - "Полесье" барган җирдән яна башлады. Яна башлауга, янгын сүндерү машинасы янда булганлыктан, ул сүндерелде. Белгечләрнең бер йодырык булып эшләве  һәм оператив эш итүләре нәтиҗәсендә комбайнга артык зур зыян килмәде. Төзекләндерү эшләре башланды. Өч көндә комбайн басуга чыгарлык хәлгә  китереләчәк.  Ремонтлыйбыз. Комбайнчы сау-сәламәт, - дип ачыклык кертте Ленар Әдеһәм улы.

Интернетның файдасы да, зыяны да дигәндәй. Шул тирәдә булучылар янган комбайнны  фотога төшереп,  инстаграмга куеп та өлгерделәр. Әле ярый фото гына куйганнар...

- Янгын турындагы фото социаль челтәргә чыгуга,  Президент аппаратыннан да чыктылар, сорамаган кеше калмады...- ди районның авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Марсель Гарипов.

"Дусым" хуҗалыгындагы эшкә өзеклек тә керергә өлгермәс, чөнки барыбер яңгыр ява, комбайннар эшләрлек түгел. "Көне булса, бар техника басуда инде безнең, комбайннар да, янгын сүндерү машиналары да, белгечләр дә. Һәрвакыт менә шулай бергә эшлибез. Бәла-каза аяк астында. Без уйлаганча гына түгел, менә кичәге яшен  моны тагын бер кат раслады", - ди авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы да.  Саклык һәрвакыт файдага.

Ә төрле социаль төркемнәрдә комбайнчы турында хәвефле итеп язып куючылар тыныч булсыннар, бар да яхшы. Комбайнчы төзекләндерү эшләре белән шөгыльләнә. 

Социаль челтәрдә йөргән фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев