Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Берсен эт тешләгән, калганы аяк-кул сындырган

Хәвеф-хәтәр аяк астында, диләр.

Ашыгабыз, кабаланабыз, аяк асты тайгак, урам тулы эт...-  авыл саен шул хәл.

Сакланып йөрергә тырышыгыз, авыл урамында өерләре белән этләр. "Узган ел дәвамында 27 кешене эт тешләде", - ди табиб-эпидемиолог Азат Гыймадиев.  Яңа ел ялларында да " Бер егетне эт тешләп, мөрәҗәгать итте", - диде "Ашыгыч ярдәм"  бүлеге фельдшеры Наилә Хәкимова.

    Моннан тыш, яңа елны бәйрәм иткәндә 7 кеше кул-аяк сынып мөрәҗәгать иткән.  Бәрелү, тартылулар да җитәрлек булган. 1 юл һәлакәтендә җәрәхәт алучы бар, тик ул "отказ" биреп, үз ягына киткән. Өшүчеләр, батып үлүчеләр юк. Шулай да балыкчыларны кисәтәсе килә. Көннәр җылы тора, тамакка алданып, гомерегез белән уйнамагыз. 

     Ә этләргә килсәк, эт аулаучылар " Айга ике тапкыр киләләр, шулай планлаштырылган, тик бар этләрне дә тотып булмый, иртәнге якта барысы да чыкмый, атарга ярамый",- диделәр Олы Әтнә авыл җирлегендә. Бар авыл җирлегендә дә шулай бу.

Ф.Кадимов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев