Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Башыгыз пеләшләнә башласа, балагыз булмаса...  - бу җимеш файдалы

​​​​​​​Урамнарда да, кибетләрдә дә төче чия (черешня) сатыла. Бәясе арзан тугел. 200 сумнан башлана, 300сумга кадәрлеләре бар. Тәмле, сусыл. Файдалымы ул? Зыяны барын беләсезме?

      Грециядә төче чияне төрле авыруларны дәвалар өчен кулланганнар. Чөнки аның составы витаминнарга бик бай. Иң элек анда аскорбин кислотасы күп, кивидагы кебек, моннан тыш анда тиамин, РР витамины, ретинол, рибофлавин, токоферол бар. Шулай ук крахмал, үсемлек клетчаткасы, органик кислоталар, поли һәм моносахаридлар да җитәрлек.

  • Файдалы минераль кушылмалар да аз түгел, кальций, магний, тимер, фосфор, калий, натрий һәм башкалар. Шикәр дә күп, 100 грамм җимештә 53 Ккал. бар. Бер стаканга 170 грамм җимеш керә, һәм анда 85-90 Ккал. исәпләнә. Баллы җимештә  углеводлар да җитәрлек, 100 граммында – 10,5гр.  Ләкин алар глюкоза һәм фруктоза рәвешендә тиз үзләштереләләр.

 

  • Төче чия организмдагы зыянлы матдәләрне тиз җыя, проостатит авыруын кисәтә, репродуктив эшчәнлекне көйгә сала. 45 яшьтән узучы ирләргә йөрәк эшчәнлеген көйгә салырга булыша.
  • Төче чия шулай  ук артериаль кан басымын төшерә, холестерин белән көрәшергә булыша.
  • В витамины күп булганлыктан нерв системасын көйгә салырга, стрессларга каршы торырга  булыша.
  • Чәчегез коелса да, төче чия ярдәм итәр. Йоклаган чәч тамырларын уятырга булышыр.
  • Төче чия составы белән хатын-кыз гармонына бик якын. Шунлыктан ул хатын-кыз җимеше дип санала. Балага уза алмаучы хатын-кызларга да тәкъдим ителә.
  • Запор белән интегүчеләргә дә төче чия ашау кирәк. Ул сезнең эчәклегегезнең эшчәнлеген җайга салыр.

Тик зифа буй турында уйласагыз,  аның белән мавыгырга ярамый.

 100 грамм җимешнең 85 % да су, һәм бу адәм баласының барлык органнары өчен дә файдалы.

Шулай ук симерүдән интегүчеләргә, шикәр авыруы белән авыручыларга төче чияне 100 граммнан артык ашарга ярамый. Әгәр сезнең эчәклекләр белән проблемагыз бар икән, аллергия белән авырсагыз, ашказаны авыруыннан интексәгез дә төче чияне  ашарга ярамый.

 Кызыгасыз икән табиб белән киңәшеп аз гына тәмен татып карый аласыз.

 

Фото: https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев