Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Боз шакмагы матурлыкны саклый

Хатын-кызның матур булу серләренең берсе иртән һәм кичен боз шакмагы куллану.

Бу ысул ярдәмендә бит тиресе озаграк яшь булып кала һшм матур төсмер ала. Боз шакмагы белән битне генә түгел, муенны һәм декольте өлешен дә сөртергә мөмкин.

Халыкның бозлы матурлык рецептлары: яшел чәй төнәтмәсе, кыяр суы, ромашка төнәтмәсе (майлы һәм нормаль тән тиресенә), лимон суы (тонусны күтәрә, сипкелләрдән булыша), имән кайрысы (майлы тирегә), юкә чәчәге төнәтмәсе, бака яфрагы һәм бөтнек төнәтмәсе, минераль су (тонусны күтәрә), диңгез тозы (1 стакан су һәм 1 бал кашыгы тоз бетчәдән интеккәндә).

Төнәтмәләрне әзерләгәндә, аларны 20-25 минут кайнаган суда тотарга һәм боз катыра торган формаларга салып, суыткычка куярга. Битне көн саен иртә һәм кич боз беән сөртергә киңәш ителә.

фото: pixabay. com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев