Матурлык серләре
Тирене яшь килеш саклау өчен уңайлы гына ясый торган рецептлар бар.
- Бит тиресен яшәртү өчен: йомырка сарысына бер чәй кашыгы үсемлек мае, ярты лимон суын салып болгатырга кирәк.Шул катнашманы биткә сөртеп, егерме минут тотасың да, җылы су белән юып аласың.
- Тән тиресе шома булсын өчен душка керер алдыннан тәнгә бал сылап, бераз ышкыгыз. Бу кан әйләнешен яхшыртыр һәм тән тиресенең табигый матурлыгын арттырыр.
- Чәчне чайкый торган суга бал белән лайм суы салсагыз, чәч ялтырар.
- Балны солы ярмасы һәм вакланган миндаль белән бутагыз. Бу биткә бер дигән скраб.
- Алма суы белән балны бутап, 15 минутка биткә сөртегез. Монысы йомшартыр, бит тиресен шома итәр, ныгытыр.
фото: pixabay. com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев