Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кисәтү

Кыр һәм урып-җыю эшләре вакытында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре

Антон Сотов, Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге дәүләт инспекторы.

Җәйге һәм көзге чорда иң җитди мәсьәләнең берсе булып бөртекле культуралар чәчелгән басуларда янгын чыгу санала, чөнки,  бөртеклеләрдән калган  салам һәм кибәк җиңел янып китүчән массаны тәшкил итә.
Басу-кырларда янгын куркынычы яну материалының зур күләмдә  ут чыганагы  булу  һәм килеп чыккан янгынның тиз арада тарала алу мөмкинлеге белән характерлана. Иң зур куркыныч - ашлык өлгереп,  урып- җыю эшләре барган чорда яный.
Кыр эшләре башланганчы урып-җыю эшләрендә катнашкан  затларга янгынга каршы инструктаж үткәрү зарури, исерткеч эчемлекләр кулланган затларны урып-җыю эшләренә катнаштырмаска, тәмәке тартуны тыярга, урып-җыю агрегатларында  һәм автомобильләрдә, башка авыл хуҗалыгы  машина­ла­рында беренче янгын сүн­дерү җиһазларын булдырырга (барлык типтагы комбайн һәм тракторларда – 2 янгын сүндергеч, 2 очлы көрәк, себерке, сулы бидон) һәм очкын сүндергечләрнең төзек халәтен тәэмин итү таләп ителә.
Бөртекле культураларны җыю эшләрен икмәк кырларын мәйданы 50 гектардан артмаган участокларга бүлүдән башлау зарури. Участоклар арасында киңлеге 8 метрдан артмаган чабылган өлешләр калдырыла. Иген кичекмәстән җыеп алынырга тиеш. Чабылган өлешләр уртасында киңлеге 4 метрдан ким булмаган җирне сукалыйлар.
Мәйданы 25 гектардан артыграк булган икмәк кырларында урып-җыю эшләре барганда янгын чыгуны кисәтү  максатында  җирне сукалау өчен сука таккан трактор, шулай ук янгын сүндерү яисә янгын сүндерүгә җайлаштырылган техника даи­ми әзерлектә булырга тиеш.
Кырда башак тамырларын, урып-җыю калдыкларын яндыру, учак кабызу тыела.
Бөртекле культураларны урып-җыю һәм азык әзерләү вакытында :
– капоты булмаган  яисә ачык капотлы трактор, үзйөрешле шасси һәм автомобильләрне куллану;
– трактор һәм ав­то­мо­биль­ләрнең радиаторларындагы тузанны яндыру;
– автомобильләрне кыр шартларында янгын сүн­дергеч җайланмалар белән җиһазландырылган, төнге вакытта яктыртылган махсус мәйданчыклардан тыш башка урыннарда ягулык материаллары белән заправка ясау;
– теләсә-кайсы янгын чыганагының басуларга эләгүенә юл кую катгый тыела.
Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозучылар админстратив җаваплылыкка тартыла. Кыр эшләре вакытында игътибарлы булыгыз.

Белешмә
Янгын чыккан очракта кичекмәстән янгыннан сак­лау бүлегенә «01», «101», «112».телефоны аша хәбәр итегез.
2-20-01 – Әтнә янгыннан сак­лау бүлеге.
3-23-82 – Яңа Шашы авы­лы янгыннан саклау посты.
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев