Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кисәтү

Әтнәләр, «Ватрушка» белән шуганда сак булыгыз!

Кеше ялгышыннан сабак алырга өйрәнегез, дия иде әби. Тик үз башың бәрелми, өйрәнеп булмый ахыры. Әти-әниләр, бу язманы укыгыз әле.

  «Ватрушка» га утырып таудан шуарга яратучылар Әтнәдә дә күп, яннарыннан узып китәбез, игътибар иткән итә, итмәгән юк. Мәтәлеп тә китәләр, капланып та төшәләр. Менә бу язма сискәндерде.  Дөрес, безнең "Боз шәһәрендә" агачлар юк-югын, шулай да саклану комачауламый. 

Тольяттида таудан  шуган кыз имгәнеп, комага киткән.  Ул агачка бәрелгән. Бу хакта КТВ-Луч ка сылтама белән https://intertat.ru/ яза.  

Имгәнү очраклары күп дип язалар интернет-чыганаклар. Район больницасының "Ашыгыч ярдәм" бүлегендә: "Аллага шөкер, бездә андый хәл юк. Тик әле бу саклану кирәкми, дигән сүз түгел", - диләр фельдшерлар.

Гади генә кебек бар да, ватрушкага берничә бала утырмаска кирәк, таудан төшәр алдыннан карагыз, ватрушкага шуып барырлык урын бар, киртә-койма булган җиргә бармагыз.

Чыганак: https://intertat.ru/news/incident/09-01-2020/agachka-baryp-b-relde-vatrushka-da-shuganda-img-ng-n-kyz-komaga-kitk-n-5715065

С.Мингатина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев