Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кисәтү

Төзексез электр үткәргечләр – янгыннарның төп сәбәбе

Рөстәм Сафин,Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге начальнигы

Әтнә районында янгыннар ешрак электр үткәргеченең кыска ялгануы аркасында була.
Еш кына иске электр үткәргечләр янгын килеп чыгуга сәбәпче була, чөнки бөтен электротехника продукциясенең гарантия срогы бар. Шуннан соң көнкүреш техникасы сафтан чыга, ә электр үткәргечләр үз изоляцияне югалта, изоляция таркала һәм электр үт­кәргечләрдә кыска ялга­ныш барлыкка килә.
“Борылма” алымы белән то­таштырылган иске электр үткәргечләр дә янгынга китерә. Чөнки “борылма” урыны вакыт узу белән окислаша, бу урында чыбыклар кызалар һәм яна башлыйлар.  Шуңа күрә иске электр үткәргечләрен үз вакытында алыштырыгыз, бу эшне профессионалларга тапшырыгыз. Шулай ук елына кимендә бер тапкыр барлык розеткаларны, сүндергечләрне һәм бүлгеч тартмаларын тикшерергә кирәк. Әгәр җылына икән, димәк, алар төзек түгел, бәлки тоташтыра торган болтларын гына тыгызларга кирәктер.
Электр челтәренә артык көчәнеш ясарга ярамый. Куәтле көнкүреш приборларын бер розеткага тоташтырырга кирәкми. Электр чыбык­лары дым һәм башка механик йогынтылардан саклар өчен, гофрда яки махсус кабель каналында булырга тиеш. Иң яхшысы изоляциясе янмый торган электр чыбыкларын куллану.
Электр  үт­кәр­геч­лә­ренең төзек булмау бил­геләре: җылынган электр вилкалары яки розеткалар, янган резина исе, көйгән ис чыгу, саклагыч автоматның сүнүе.
 Әгәр дә сез сәер чатнаган тавыш ишетәсез икән, төтен исе сизгәнсез икән, розеткалар ялкынлануын күрсәгез, шунда ук электр­ны өзегез, тиз арада янгыннан саклау хезмәтен чакырыгыз һәм янгынны сүндерү чараларын күрегез. Утны туктата алмасагыз, янган бинадан чыгыгыз. Бинаны тулысынча электр утыннан өзеп һәм шуннан соң янгынны сүндерү буенча чаралар күрү куркынычсызрак. Әгәр төтен яки башка куркыныч факторлар аркасында бүлмәдә торып булмый икән, шунда ук бу бинадан урамга чыгыгыз. Исегездә тотыгыз, теләсә кайсы документны торгызырга була, ә сезнең тормышны юк! Янгынны ачыклау өчен сезгә автономияле янгын турында белдерүче ярдәмгә киләчәк, ул янгын чыккан очракта сигнал бирәчәк, шуның нәтиҗәсендә сез янгын турында үз вакытында белерсез.

Исегездә тотыгыз, электр­ны су белән сүндерергә ярамый!

Йортыгызда порошок­лы яки углекислотлы янгын сүндергеч булдырырга тырышыгыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев