Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн кадагы: коронавирус

16 райондашыбызга протоколлар төзелгән

Игътибар! Райондашлар саклану таләпләре көчәйтелде! Татарстанда бер тәүлектә 23 яңа очрак теркәлгән. Бүгенге көнгә барысы 73 кеше коронавирус белән авырый. Россиядә бер тәүлек эчендә 1667 бу чирне йоктырган. 106 кеше үлгән. Бу - уен түгел!

Эчке эшләр бүлеге җитәкчесеЛенар Минһаҗевтан алынган мәгълүматлар буенча, үзизоляция таләпләрен бозган өчен, барлыгы 16 райондашыбызга протоколлар төзелеп, Роспотребнадзор бүлегенә Арчага җибәрелгән.

Шул ук вакытта Күшәр авылыннан бер кешегә протокол инде чикләүләргә үзгәреш кертелгәннән соң төзелгән. Билгеле булганча, моның өчен штраф 1 мең сумнан 30 мең сумга кадәр.

Хөрмәтле райондашлар!   Үзизоляция тәртипләре кичәдән  кырысланды. Бу хакта тхәбәр иткән идек. Бүген дә исегезгә төшерәбез, иң яхшысы- өйдә утыру! 

 

  Кибеткә азык- төлек алырга барырга ярый. Тик кызык эзләп, барысына кул селтәп  йөрү ярамый. 

 

Районда 6 патруль машинасы йөреп тора. Бу -  безнең район өчен күхп тә. шулай булгач, эләкмәбез әле димәгез.  Районда карантинда утыручылар барын да, Арча һәм Биектауда коронавирус теркәлгәнен дә беләсез. Сакланыйк!

 

Редакция журналистлары төшергән фотолар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев