Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Авыручылар саны арта бара

Кызганычка каршы, таҗвирусы көннән-көн колач җәя.

Әледән-әле кадерлеләребезне, якыннарыбызны арабыздан алып китә тора. Районда да авыручылар саны 
арта. Район үзәк больницасыннан алган мәгълүматлар буенча ОРЗ кабинетына 
соңгы алты көндә 140 кеше мөрәҗәгать иткән. 
 Шуларның 99ында – ОРЗ, 41 кешедә – 
пневмония, 17 кеше больницага салынган. 

Моннан тыш, чирне җиңелчә кичереп, өйдә дәваланучылар да бар. 
Бүгенге көндә коронавирус белән көрәшүнең бары ике юлы бар диләр – вакцина ясату һәм әлеге чир белән авырып алу. Иң яхшысы вакцина ясатудыр. Чөнки коронавирус белән авыручылар терелдем дигәндә дә нәтиҗәләре бик аяныч.

Бүгенге көндә район буенча барысы 4749 кеше коронавируска каршы вакцина 
ясаткан.
Саклану чараларын да онытмыйк. Үзара дистанция саклау, җәмәгать урыннарында маска кию, өлкән яшьтәгеләргә чыгып йөрмичә өйдә утыру хәерлерәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев