«Болай ук булыр дип уйламаган идек»
“Таң” күмәк хуҗалыгының күптән түгел генә эшли башлаган яңа гаражы, дөрестән дә, искитәрлек.
Әлеге хуҗалыкның машина-трактор паркы фермадагы терлекчелек мегакомплексы фонында, тавык янындагы чебеш сыман, бик бәләкәй вә йолкыш хәлдә күренә иде. Хәтта башка күмәк хуҗалыкларныкы янында хәйран күркәм тоелса да... Аны да яңартып куйганнар. Алай гынамы соң, заманның соңгы таләпләренә җавап бирә торган, иң мөһиме – анда эшләүчеләр өчен уңайлы, иркен, якты, комфортлы, җылы урын бу!
Элекке бинаны күрүчеләр белә – аерым ремонтлау бүлмәләре булса да, караңгы һәм салкын иде анда. Хәзерге белән чагыштырсак, күк белән җир аермасы! Ишектән керүгә мондагы чисталыкны күреп, үзеннән-үзең аяк киемнәрен сала башлыйсың; якты һәм җылы биредә. Тыштан элекке мастерской булса да, эчтән бөтенләй дә башкача күренә ул: тәрәзә-ишекләр яңачага алыштырылган, идән-түшәм, стена – барысы да яңартылган.
Бинаның икенче катына плиткәләр ябыштырып эшләнгән баскычтан менәсең. Биредә тагын бер шаккатасың: механизаторлар өчен ял бүлмәсе, шактый зур киенү-чишенү бүлмәләре, шунда ук белгечләр өчен аерым бүлмә, хәтта зур актлар залы, ә янәшәдә тагын бер зур, әлегә буш бүлмә урын алган. Өстәвенә, мондагы җиһазлар: урындык-өстәлләр һәм кирәкле оргтехниканың барысы да өр-яңа.
– Болай ук булыр дип уйламаган да идек, – ди шушы бүлмәләр белән таныштырып йөрүче «Таң» күмәк хуҗалыгының Хезмәтне саклау буенча инженеры Фирдүс Гыйниятуллин.
“Ә монда нәрсә?”, – дим тагын бер бүлмәгә ымлап. “Ә монысында – 2 душ һәм 2 бәдрәф бүлмәләре урнашты”, – дип кабат шаккатырдылар.
Менгән баскычтан аска төшүгә каршы яктагы ишектән эш зонасына атладык. Керүгә үк әлегә элекке типтагы слесарьлар бүлмәсе каршы алса да, шунда ук яңа токарь станогы урнашкан заманча бүлмә дә бар. Аннан соң тракторлар ремонты бүлмәсе һәм янәшәдә тимерче бүлмәсе урнашкан. Анысы да заманча, чиста, якты. Аннан чыгуга, янәшәдәге бүлмәдә газ җиһазлары, зур гидропневмоаккумуляторлар урнаштырганнар. Соңгыларын кайнар су багы дип аңларга кирәктер.
Шушы бинага аркылы итеп янәшәдә тагын берне төзегәннәр. “Аның размеры 30Х75 метр тәшкил итә”, – диделәр. Күп өлешенә машина-тракторлар саклауга куела. Әлеге, безнеңчә итеп әйтсәк, гараж белән склад мөдире, бүгенге көндә гараж мөдире вазифасын да башкаручы Риназ Шаһиев таныштырды. Шуңа игътибар иттем – барлык бүлмәләрдә, шул исәптән ремонт мастерскойларында да җәй аендагыча, күлмәктән калып эшләргә була. Әйтүләренчә, барысы да газ ягып җылытыла. Шушында ук җылылык пушкалары да бар, хәер алары кирәкми дә бугай.
Ә менә бу бинаның баш өлешендә 5 ишекле техника ремонтлау урыны оештырганнар.
Ишекләре – биек, аларны пульт белән идарә итеп ачарга була.
Әле болар, архитекторлар әйтмешли, соңгы вариант түгел икән. Төзелеш дәвам итә. Каршы якта бары комбайннар ремонты өчен генә мастерской булдырырга ниятлиләр. Ният булгач, тормышка ашыр инде ул. Гараж мөдире куана-куана булачак склад, техниканы юып-чистарту – “мойка” урыннары белән дә таныштырды. Аларны төзер өчен куелган казыкларына кадәр сугып куйганнар. Кыскасы, алары да өстәлсә, тагын бер гаҗәпләнәсе булыр әле, мөгаен.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
4 март 2021 - 17:00Татарстан синоптиклары буран, көчле җил һәм бозлавык турында кисәтә Буран сәбәпле күз күреме сизелерлек начарлана.1200
-
4 март 2021 - 15:30Җәмәгать туклануы өлкәсендәге чикләүләр Роспотребнадзор карарыннан соң йомшартылачак Татарстан рестораторлары ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка юллаган мөрәҗәгатьне хәзерге вакытта Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) карый.3300
-
4 март 2021 - 14:20Татарстанда узган тәүлектә 53 кеше коронавирус йоктырган Шул вакыт эчендә республикада Covid-19 инфекциясенең 18 184 очрагы теркәлгән.3500
-
4 март 2021 - 13:07КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #13 / "К" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.10500
-
4 март 2021 - 12:15Әтнә кызлары өчен тавыш бирик "Татар кызы - 2021": халык мәхәббәте номинациясе өчен тавыш бирү бара.8102
-
4 март 2021 - 11:08Татарстанда коронавирустан тагын өч хатын-кыз һәм бер ир-ат үлгән Пандемия башланганнан алып республикада 347 кеше инфекция корбаны булган.4800
-
4 март 2021 - 10:09Түбән Көек мәктәбендә шахмат зонасы ачылды Түбән Көек төп гомуми белем бирү мәктәбендә шахмат зонасы ачылды.7700
-
4 март 2021 - 09:05Документсыз, страховкасыз юлга чыкмагыз! Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре белән берлектә оештырылган рейдлар дәвам итә.6900
-
4 март 2021 - 08:00Миңнеханов «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру дәвам итәчәген әйтте 2020 елда республика программасы буенча ишегалларын төзекләндерүгә 8 млрд сум акча тотылган.4500
-
3 март 2021 - 20:154 мартка һава торышы һәм ай календаре 4 мартка һава торышы һәм ай календаре.6900
-
3 март 2021 - 19:058 мартка иң начар бүләк нинди? Шкафта тузан җыеп ятачак әйбер бүләк итмәгез.10900
-
3 март 2021 - 18:06Татарстан халкы март аенда өч көн рәттән ял итәчәк 8 Март безнең илдә эшләми торган бәйрәм көне булып санала.4400
-
23 декабрь 2020 - 10:02Яруллина Рамина, 8 яшь
-
23 декабрь 2020 - 10:02Сираҗиева Әдилә, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:15Василова Алия, 1 сыйныф
-
3 март 2021 - 15:55Обеспечение пожарной безопасности на объектах АПК на особом контроле Минсельхозпрода РТ В Министерстве сельского хозяйства и продовольствия РТ состоялось совещание по вопросам обеспечения пожарной безопасности на объектах агропромышленного комплекса РТ в ходе проведения сезонных полевых работ 2021 года.3000
-
2 март 2021 - 07:55Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл мәктәпләре укучыларын «АгроНТИ-2021» Бөтенроссия конкурсында катнашырга чакыра Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл мәктәпләре укучыларын «АгроНТИ-2021» Бөтенроссия конкурсында катнашырга чакыра, конкурс 5 – 10 сыйныф укучылары арасында өч яшь категорияләре һәм түбәндәге биш юнәлеш буенча уздырыла:5900
-
4 март 2021 - 13:15"Без бергә" бәйгесеТүбән Көек мәктәбендә "Без бергә" Республика бәйгесенең район туры узды.8800
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.113300
-
1 март 2021 - 13:07Безнең Сөмбел "Запорожец"лар ярышында беренче 28 февраль көнне Арча шәһәре ипподромында "Запорожец" автомобильләрендә, әфганчы-сугышчыларның "Сугышчан туганлык" район җәмәгать оешмасы призына ярышлар булып узды.27801
-
1 март 2021 - 12:05Мәктәптә туган телне зурладылар Олы Әтнәнең башлангыч мәктәбендә туган телгә багышлап күңелле чара уздырдылар25300
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика