Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Быелгысы үзгә булачак

Районда “Боз шәһәрчеге” төзелеше дәвам итә. Быелгысы башка еллардагыдан үзгәрәк, димәк, матуррак та булачак дип фаразлана.

Төп яңалык – сәхнә белән бәйле. Быел аның бизәлеше, хәтта формасы азрак үзгә, шул ук вакытта “йөзе”н дә борды. Көнбатышка, ягъни, олы юлга таба карап тора ул. Болай эшләү отышлырактыр, мөгаен – чөнки, беренчедән, олы юлдан узучылар боздан катырылган сәхнәне күреп сок­ланачак, икенчедән, җирле үзешчәннәргә ачы җилдән ышыклану өчен дә уңайрак. Хәер, бу хакта халык фикере нинди булыр – ишетербез. Монысы да әтнәләр фикерен исәпкә алып эшләнде.
Мәктәп алды ягындагы төп капка, елдагыча, ялтырап, үзенә дәшеп тора.
Монда бизәлгән боз бас­кыч аша керүгә, тимер каркас нигезендә эшләнгән “2021” саннары каршы ала. Дөресрәге, каршы яктан да булачак ул капка. Анысы тимер каркастан була, ылыс һәм гирлянда белән бизәлә. Ә менә олы юл ягында – як-якта Әтнә халкы һәм күпсанлы кунакларны боз сыннар һәм язулар каршылый. Бер якта – Ак барс, чынлыкта – боз барс, икенче якта – Көнчыгыш календаре буенча Яңа ел символы булган үгезбозау урнаштырыла, ә уртада “Яңа ел белән!” дип языла. Матур утлар белән дә бизәлгәч, төнлә дә, көндез дә искитәрлек булачак әле монда.
Сәхнә артында балалар өчен шугалак була. Сер түгел, кечкенә балалар гына түгел, хәтта зурраклар да бик үз итәләр аны. Ә инде рәхәтләнеп таудан шуар өчен ниндидер бәйрәм дә кирәкми балаларга, Яңа ел бәйрәмнәре узгач та тирли-пешә, шау-гөр һәм чыр-чу килеп тау шуалар биредә. Күз алдына гына китерик – чынлыкта, күпме балага, алай гына да түгел, хәтта өлкәнрәкләргә дә шатлык, куаныч бүләк итә монда эшләүчеләр. Ә шугалактан ике якка таба төшәргә була – бер ягыннан – кечерәкләр, икенче яктан зурраклар шуа ала.
Ә “Боз шәһәрчеге”нең уртасында Яңа ел символы – урман гүзәле сылу чыршыкай урнаштырылды да инде.
Кичәге көнгә газетабызның инстаграмм челтәреннән аны урманнан алып кайтуны – 5046, урнаштырган мизгелен 2800дән артык кеше караган. Елдагыча, матур итеп бизәлгән төз буйлы, нәфис чыршыны карап та хозурланачакбыз.
Ә менә Олы Әтнә авыл җирлеге белән коммуналь хуҗалык “мөгезе”н күреп күпләр куаныр – бу көннәрдә Күәм, Көек ягына баручылар утырып кайту өчен транспортны боегып көтмәсләр дип өметләник. Яңа ел чыршысы каркасын урнаштырганнар биредә – Күәмгә китә торган чатта, тукталыш янәшәсендәге буш мәйданда урын алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев