Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бәйрәмегез котлы булсын, хатын-кызлар!

Хөрмәтле хатынкызлар! Сезне ихлас күңелдән язгы чорның иң күркәм бәйрәме – 8 Март – Халыкара хатынкызлар көне белән котлыйм.

Язның беренче бәйрәме безнең тыйнак тормышыбызга яңа көч, дәрт, омтылыш, ышанычлар алып килсен!  Яз сулышы гаиләләрегезгә муллык, күңелләрегезгә сабырлык, тынычлык, барчагызга да саулык бүләк итсен! Ихлас теләгем: Раббыбыз сезне шәфкатеннән, рәхименнән ташламасын, теләкләрегезне тормышка ашырырга ярдәм итсен, өстәлләрегез ямьле, аш-суларыгыз тәмле булсын. Мәхәббәт, матурлык, ана назы, ягымлылык, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, сабырлык, хатын-кызга ихтирам кебек мәңгелек кыйммәтләр белән сугарылып яшәгез!

Бәйрәмне горурланып, күтәренке күңел белән каршыларга хакыбыз бар. Чиста авыл хуҗалыгы районы буларак игенчелектә дә, терлекчелектә дә ирешкән уңышларыбыз гаять зур. Авыл хуҗалыгының һәр өлкәсендә ирешкәннәребез куанычлы – икътисади саннарыбыз бик күркәм. Аеруча сөендергәне – районыбызның көн саен саткан тулай сөт күләме 315 тонна чиген узып китте. Сер түгел, шактый авыр саналган терлекчелек өлкәсендә дә, игенчелектә дә көч куючы гүзәл затларыбыз бик күп. Чынлыкта, хатын-кызлар район икътисадының һәр тармагында да тырышып, үрнәк булырлык итеп эшлиләр. Язгы бәйрәм Сезнең тормышыгызны саулык-сәламәтлек, иминлек-муллык, тынычлык белән төреп, күтәренке кәеф, бәхет алып килсен! Җан тынычлыгы белән, ирешкән уңышларга куанып яшәргә язсын! 8 март бәйрәме мөбарәк булсын!

Габделәхәт Хәкимов, Әтнә районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев