Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чәршәмбе - әле иртәгә

Районда чистарту икеайлыгы дәвам итә

Күпме генә әйтсәктә, язып торсакта адәм баласының менталитеты үзгәрмәс ахры. Бүген сишәмбе көн генә булсада Олы Әтнә авылының урам чатлары кабат чүп белән тулган. Ә район үзәгендә чүп җыю көне , тагын бер кат исегезгә төшерәбез - чәршәмбе һәм якшәмбе көн. Татарча аңламаучылар өчен рус телендә язабыз - среда и воскресенье. Бүген иртән Олы Әтнә авылының Пушкин, Комсомол, Марсель Салимҗанов урамы чатлары чүп белән тулган иде. Әле бу без күргән урамнар гына. Иртәгегә кадәр әлбәттә инде ул чүпләр таралып бетәчәк, җыештырырга кабат оешма хезмәткәрләренә калачак.

Җәмәгать бер - беребезне хөрмәт итик, чүпләрне тиешле көндә генә чыгарыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Нишлэп авыллардан да атна саен жыймыйлар икэн.

    2
    X