Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

"Ел тәрбиячесе - 2019" бәйгесе җиңүчеләре билгеле

"Ел тәрбиячесе - 2019" бәйгесе башланганын хәбәр иткән идек.

Олы Әтнә балалар бакчасында узган әлеге бәйгедә Олы Әтнә балалар бакчасыннан Мөхәмәтҗанова Рафисә Рафис кызы, шулай ук Олы Әтнә балалар бакчасыннан Зарипова Зөһрә Хәйдәр кызы, Олы Мәңгәр балалар бакчасыннан  Гарифҗанова Гүзәл Наил кызы, Комыргуҗа балалар бакчасыннан Шакирова Рената Рафаил кызы, Таш-Чишмә балалар бакчасыннан Гатиятуллина Айсылу Гамил кызы катнаштылар.

Аларның чыгышларын мәгариф бүлеге мөдире Ленар Гарипов җитәкчелегендәге мәртәбәле жюри әгъзалары бәяләде. 

Бәйге барышында методик компетентлык, балаларны кызыксындыру һәм дәрес дәвамында шушы кызыксынуны тотуга, тәрбияченең иҗади талантына, оригиналь эчтәлекле чыгышларга, балалар белән төрле эшчәнлек оештыруга игътибар иттеләр һәм аны 10 баллга кадәрге саннар белән бәяләделәр.

Киеренке бәйгенең җиңүчеләре дә икәү булды, чөнки тәрбиячеләр,  сөбханалла.

Шулай итеп, Олы Мәңгәр балалар бакчасы тәрбиячесе Гарифҗанова Гүзәл Наил кызы, Комыргуҗа балалар бакчасы тәрбиячесе Шакирова Рената Рафаил кызы   җиңүчеләр булдылар. Ә калганнар бу бәйгенең лауреатлары.

Зона бәйгесенә алар икесе дә барачак.

Фәридә Филатова фотолары

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев