Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Фатыйма апага да 90 яшь тулды

Олы Әтнә почтасының сортировка бүлегендә озак еллар эшләгән Фатыйма апа Бәшированы хәтерләүчеләр күп әле.

Бүгенге көндә Биектауда кызы -  Гөлнур Вәлиева гаиләсендә гомер кичерүче ак әбекәйне әтнәләр гел яхшы яктан гына хәтерли. Чөнки ул озак еллар Олы Әтнә авылының Тургай урамында яшәде. 

Әлеге гаиләнең еш кунагы идем мин. Гөлнур белән дуслар. Туганнарымның күршесендә яшәде алар Булат абый белән. Әбиләре дә исән иде әле ул чакта.  Гомер шулкадәр тиз узган кебек,  Фатыйма апага да - 90. Берсеннән-берсе тәртипле, тәрбияле балалар тәрбияләп үстерделәр, укыттылар, гаиләле иттеләр алар. Бу йорттан кеше өзелмәде, ачык чырай, тәмле тел бар кешегә җитте. "Башта почтальон булып, аннан соң 45 ел сортировкада эшләдем. Бик яратып башкардым хезмәтемне, кешеләрне бик яраттым, коллектив та бик бердәм иде безнең", -дип искә ала.

Кызлары Гөлнур - педагог, рус теле белгече. Әтнә районының мәгариф бүлегендә дә эшләде. Комыргуҗадагы Мәрҗани музеена нигез салучы да, галимнең якташлары белән очрашып, музейга экспонатларны туплаучы да ул булды. Уллары Айрат - хәрби һөнәр сайлады. Еш кайтырга тырыша иде. Булат абый мәңгелеккә киткәч, ялгыз гомер итү шактый авырайгач, Гөлнур әнисен үз янына алып китте.

Фатыйма апа бүген Биектауда гомер итә.

    Аны олы юбилее белән котларга Комыргуҗа авыл җирлеге башлыгы Әнәс Хәкимов барды. Районыбыз башлыгы Габделәхәт Хәкимовның, Россия Президенты В.В.Путинның котлау открыткасын, истәлек бүләкләрен тапшырды. Туганнары. якыннары, балалары юбилярны зурлап котладылар.

    Фатыйма әбинең рәхмәтен, сәламен кабул итегез. Ул исән- сау. Тормыш җилләре аз гына үзгәртсә дә, шул ук караш, шул ук миһербанлы йөрәк...   Бүгенге тормышка да сөенеп бетә алмый. Аллага шөкер. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев