Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Фирдүс белән Әдилә - «Сандугач» республикакүләм вокалистлар конкурсы җиңүчеләре

«Сандугач» республикакүләм вокалистлар конкурсыннан кайтты Г.Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы укучылары. Шатлыклы хәбәр кайтты.

28 февраль көнне Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятендә «Сандугач» республикакүләм вокалистлар конкурсы узды

Конкурсның максаты: татар халык җырларын, мәшһүр җырчыбыз Илһам Шакиров репертуарындагы җырларны пропагандалау, яшьләрне милли мәдәни кыйммәтләргә тарту, талантлы яшь башкаручыларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү, аларның иҗади потенциалын үстерү.

Конкурс 3 номинациядә узды. Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы студентлары Кәбиров Фирдүс һәм Хәмидуллина Әдилә зур уңышка ирештеләр –  Фирдүс 1нче,  Әдилә 2нче дәрәҗә дипломга лаек булдылар.

Аларның сәнгать җитәкчесе -  Шакиров Габделәхәт Муллахметович. Җиңүчеләрне котлыйбыз!

Мәгълүматны хәбәрчебез, Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы директоры урынбасары Фәридә Хәсәнова язып җибәрде. 

Ф.Хәсәнова фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев