Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Гомәр абыйны да озаттык... - кисәк кенә могҗиза булды

Әтнәнең иң кадерле, алыштыргысыз ир заты - Әтнә театрының легендар режиссеры Гомәр Ханнан улының җәсәде җир куйнына тапшырылды. Озату мәрасимендә район халкы гына түгел, мәрхүмне белүчеләр, читтән кайтучылар да катнашты.

Тормышның сәнгать икәнлеген аңлатып, бик затлы, бик кадерле булып, үзенә тиешле бар хөрмәтне күреп яшәп; театрының 100 еллыгын каршылап, фатихасын биреп, саубуллашып, яшәешен дә режиссерларча оста  корып, театрдан башканы белмәгән зат, Театр елы башланган бер мәлдә, "Миннән Сезгә фатиха", дип хушлашып,  мәңгелеккә китте. Бүген төш вакытында Гомәр Ханнан улы Мәрдәновның   җәсәде җир куйнына иңдерелде.

Бәхетле зат Гомәр абый, әллә нинди изгелекләре булгандыр, азапланмады, берәүне дә борчымады. Шулай уйлап басып торганда -  кабере казылып, кабер казучылар мәетне алып килергә булышырга киткәч, могҗиза булды. Кояш чыга, дип шатланып торганда, яктылык башта бөтен зиратны, аннан казылган  кабер өстен яктыртты. Әйтерсең, фәрештә күктән иңде. Канатларын да күргәндәй булдым. Авыз ачып карап торганнан соң,  азрак өлешен фотога төшерергә өлгердем. Ничек чыкса, шулай югалды да...

Гомәр аганың гәүдәсен җиргә тапшыргач, Әтнә өстендә кояш балкыды. Авыр кайгыгызны уртаклашам, диде булса кирәк. 

     Китте... Мәңгелеккә китте Гомәр ага. Олы Әтнә зиратында, хатыны Җәүһәрия белән кызы янәшәсенә китте. Урыны җәннәткә ирешсен, тар каберләре киң булсын. Җәннәт бакчаларын карап ятарга туры килсен. Әтнәнең Әлмәндәре - легендага әйләнгән Гомәр Ханнан улына Аллаһы Тәгалә мәрхәмәтле булды. Мәңгелектә дә рухы шат булсын.

Кайгы-шатлык янәшә, дигәндәй кабер өстенә төшкән нур күз алдыма килде дә сөенеп куйдым. Изгелекләре бәрабәренә менә шулай каршылыйлардыр изге җанны. Сораулары җиңелләрдән булсын. Әмиин.

С.Мингатина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев