Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Горурланабыз!

«Алтын Каләм - Золотое перо» XXVI республика балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестиваленең финал этабы тәмамланды.

Биш көн белем бирү һәм күңел ачу программасы, тәҗрибә уртаклашу өчен шартлар, яңа танышулар һәм онытылмас хисләр һәм шәхси үсеш. Бу 5 көн эчендә катнашучылар медиа өлкәсе хезмәткәрләре белән очраштылар, тәҗрибә тупладылар, алар белән бергә эшләделәр. Үзләре газета чыгарырга, тапшыру әзерләргә, шәхси блог алып барырга өйрәнделәр. Яшь журналистлар шулай ук «ШАЯН ТВ» каналы эшчәнлеге белән дә таныштылар. Алар өчен дубляж студиясе җитәкчесе Роза Әдиятуллина чыгыш ясады.
"Фотожурналистика" номинациясендә 2 урын яулаган Низамиева Зөһрәне, "Җиңүгә омтылыш өчен" номинациясендә җиңүче Хәйретдинов Вилданны, аеруча фестивальнең яңа президенты һәм ГРАН-ПРИ иясе булган Мөхәммәтҗанов Булатны, гомумән, фестивальдә барлык катнашучыларны котлыйбыз! Булатның Югары журналистика мәктәбендә бушлай белем алу мөмкинлеге барлыкка килүе бигрәк тә куанычлы. Афәрин, балалар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев