Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

"Картлык көнем рәхәттә уза"

Иске Мәңгәр авылында гомер кичерүче Саймә апа Камалова бүген узенең 90 яшьлек матур юбилеен билгеләп уза.

" Иң беренче рәхмәтем - Аллахы Тәгаләмә. Ул гомер бирмәсә - мин болай озак яши алмас идем. Икенче рәхмәтем - улым Рәшит белән киленем Дамирага. Алар мине дөньяның рәхәтендә яшәтәләр. Барлык балаларыма, оныкларыма да олы рәхмәтләрем", - ди Саймә апа.
 Авыр сугыш еллары алдыннан, 7 балалы тигез гаиләдә дөньяга килгән ул. Олы Мәңгәр мәктәбенең 7 сыйныфын тәмамлаганнан соң, Олы Әтнә мәктәбендә урта белем алган. Тырыш, белемле кызга  район мәгариф бүлеге туган мәктәбенә юллама биреп озата. Мәктәпнең ул чактагы директоры Артур ага Шакирзянов кызга кәгазь - кәлам тоттыра, гариза язарга куша. Шул чакта кызның матур һәм граммоталы язуын күреп, китапханәче итеп билгели. Соңрак яшь кызны пионервожатыйлар курсына 9 айга укырга жибәрәләр.

Саймә Камалова турында Тулы язманы газетаның киләсе саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев