Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Халыкара театр көне белән, әтнәләр

Бүген Халыкара театр көне. Шулай Әтнә театрының дәүләт статусы алуына 10 ел булды. Әлеге әңгәмә шул бәйрәмнәр уңаеннан әзерләнде.

Әтнә театрына дәүләт статусы бирелүгә 10 ел тулды. Әле генә кебек – Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов үзе Әтнәгә кайтып тапшырган иде әлеге олы исемне. Инде дистә ел үтеп тә киткән. Тарих өчен бер мизгел генә булса да, театр коллективы өчен нәтиҗәләр ясар, киләчәккә хыял-максатларны билгеләр чор ул. Театр директоры Ленур Зәйнуллин белән әңгәмәбез дә әнә шул хакта.
- Дәүләт театрының 10 еллык юбилее – бик кечкенә дата кебек. Ә шулай да?
- Әйе, әлбәттә, дәүләт театры өчен дистә ел – ул әле чирканчык алу гына. Без бар, без алга атлыйбыз дип сөрән салу. Үз йөзеңне, үз кыйблаңны барлау. Шушы ун ел эчендә ниндидер уңышларга ирешкәнбез икән, бүгенге көндә безне Әтнә театры дип таныйлар, беләләр һәм яраталар икән – димәк, без - дөрес юлда. 2011 елда театрга дәүләт статусы бирелде. Ихластан әйтәм – әлеге вакыйга районыбыз җитәкчесе Габделәхәт Хәкимовның фидакарьлеге, абруе, театр яратуы һәм алдан күрүчәнлеге нәтиҗәсе, халкыбызның гасырлар аша театрын саклап, яратып яши белүе ул . Без бүген хаклы рәвештә горурланып әйтәбез – Әтнә театры – Россиядә бердәнбер авыл җирендә урнашкан дәүләт театры. 
- Телибезме, теләмибезме – бүген һәркемнең телендә – пандемия. Ул Әтнә театрына кагылдымы?
- Ничек кагылмасын? Сезонның иң гөрләгән чорында, премьера чыгарабыз дип йөргән көннәрдә үзизоляция чоры башланды. Әмма без бер мизгелгә дә төшенклеккә бирелмәдек. Республикадагы дәүләт театрлары арасында иң беренче булып спектакльләрне түләүле онлайн карауны оештырып җибәрдек. Архивтагы спектакльләребезне сайтыбыздан бушка карау мөмкинлеге булдырдык. Әтнә театрының спектакльләрен онлайн рәвештә караучылар географиясе дә гаҗәпләндерде. Безне Россия, Финляндия, Ирландия, АКШ, Франция, Германия, Канада, Үзбәкстан, Беларусь, Казахстан, Молдова, Нидерланд, Төркия, Швеция, Эстония кебек илләрдә карадылар. Габдулла Тукайның туган көненә, Җиңүнең 75 еллыгына багышланган онлайн концертлар да төбәк тамашачысының гына түгел, бөтен дөньяга сибелеп яшәгән милләттәшләребезнең күңеленә хуш килде. АКШ, Финляндия, Казахстаннанда яшәүче кардәшләребездән концертка карата җылы фикерләр алынды. Көзгә таба театрыбыз ишекләре тамашачылар өчен ачылгач та, бүгенге вәзгыять өчен уйланылып сайланган репертуарыбыз безгә кинәнеп эшләргә мөмкинлек бирде. Тамаша залларыбыз бүгенге таләпләр кысаларында мөмкин булганча тулы, шөкер!
- Быелгы сезонда сез, чыннан да, гастрольләргә еш чыкмыйча, күбрәк стационарда эшлисез кебек. Билетлар сату белән проблемалар юкмы? Әтнә зур түгел бит, тамашачыны җыю авыр түгелме?
- Әтнә театрына дәүләт исеме бирелгәндә, иң беренче чиратта, ул Казан арты төбәгенең дәүләт театры буларак тәгаенләнде. Бүгенге көндә театрыбыз нәкъ шул функцияне башкара да! Акрынлап ул Казан артының рухи-мәдәни үзәгенә әйләнә бара. “Беренче мәхәббәт”, “Җомга базары” спектакльләренә күрше районнардан автобуслар белән җитмешәр кеше килә. Соңгы арада зур коллективлар үз хезмәткәрләренә Әтнә театры спектакльләрен карауны оештыра башлады. Әлбәттә, бу зур сөенеч, зур уңыш. Әмма әлеге өлкәдә әле безнең эшлисе эшләр шактый. 
- Гастрольләр дигәннән, Әтнә театры бер дә тик ятмый кебек. Соңгы вакытта үтелгән юлларыгызны күзаллап әйтүем.
- Чыннан да, соңгы елларда Әтнә театры кайларда гына булмады! Мәскәү, Уфа, Ижау, Ульян, Әстерхан, Махачкала, Кырым, Грозный, Екатеринбург... Чит илләрдән Кыргызстанның Бишкәк, Финляндиянең Хельсинки шәһәрләре... Халыкара театр фестивальләрендә катнашу, “Алтын битлек” фестиваленең “Маска+” программасына керү... Бер уйласаң, кечкенә генә татар авылында урнашкан театр йөргән юллар бит бу! Фестиваль исемлекләрендә Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләре янәшәсендә Олы Әтнә авылы дигән сүзне күрү кемгәдер сәердер дә, ә безнең өчен зур горурлык, җан рәхәте! 
- Фестивальләр өчен репертуарны махсус сайлыйсызмы?
- Әлбәттә. Театрыбыз сәхнәсендә 9-10 апрельдә булачак премьерабыз да фестивальләр өчен. “Ана күңеле... далада” трагикомедиясен сәхнәгә баш режиссерыбыз Рамил Фазлыев куя. Әсәрнең авторы - Мәскәүдә яшәп иҗат итүче татар кызы Альбина Гумәрова. Әлеге спектакльне халыкара фестивальләргә тәкъдим итәчәкбез.
Әтнә театрының артистлары да күңелгә якын. Алар һәрчак үсештә кебек.
Театрыбыздагы һәр артист – талант иясе, шәхес. Фестивальләргә йөрү, чит ил, чит шәһәрләрне, андагы театрларны күрү, театрыбызга чакырылган режиссерлар, белгечләр белән эшләү аларны һәрьяклап үстерә. Гади генә мисал – “Беренче мәхәббәт” спектаклен сәхнәләштергәндә танылган режиссер, якташыбыз Фәрит Бикчәнтәев белән эшләү артистларыбызга үзе бер олы мәктәп булды.
- 10 еллык юбилей тантанасы – сезнең күпкырлы тормышыгызда туктап бер хәл алып, яңа көч-дәрт белән яңа киңлекләргә ыргылу ноктасы гына кебек.
- Шулай дип әйтсәк тә була. 25 мартта – Әтнә театрына дәүләт статусы бирелүгә 10 ел тулу тантанасы, 27 мартта – Халыкара театр көне. Менә шушы даталардан илһам алып, бер гасырлык кыйблабызга йөз төбәп, киләчәккә – театрыбызның яңа унеллыгына атлыйбыз! Безне яраткан, безгә ышанган тамашачыбызның өметләрен аклап, Казан арты, Әтнә төбәгенең йөз аклыгы булып яшәргә, иҗат итәргә язсын!
- Әңгәмәгез өчен рәхмәт, театрыбызга уңышлар телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев