Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Хөрмәтле райондашлар! Кадерле әтнәлеләр һәм Әтнә кунаклары!

Сезне ихлас күңелдән якынлашучы яңа 2021 ел белән котлыйм! Яңа ел һәр йортка яңа бәхетләр, шатлык-куанычлар алып килсен!

Тагын бер ел үзенең борчу-мәшәкатьләре, киеренке хезмәте, шул ук вакытта җылы хатирәләре, зур хезмәт җиңүләре, гомумән, күңелле вакыйгалары белән тарихта кала. 2020 елда куанырлык та, борчылырлык та мизгелләр күп булды...
Кинәт килеп чыккан зәхмәтле авыру тез астына сукса да, бөгелмәдек, бирешмәдек. Бу елның хезмәт нәтиҗәләре шулай дип куанырга нигез бирә. Агымдагы ел үзенчәлекле булды: Бөек Җиңүнең 75 еллыгын, ТАССР төзелүгә 100 ел булуны һәм районыбыз кабат оешуга 30 ел тулуны билгеләп үттек. 2020 елда игенчеләребез бөртеклеләрдән 80132,3 тонна икмәк, һәр гектардан 41,2 центнер уңыш җыеп алдылар. Ә сөт җитештерү өлкәсе – аерым куаныч тудыра. Агымдагы ел дәвамында терлекчеләребез 95829 тонна тулай сөт җитештерде, бер баш сыердан уртача 10444 кг сөт савып алды. Әйтергә кирәк, болар барысы да республикада иң яхшы күрсәткечләр. Шушы уңышлар артында әтнәләрнең тырыш хезмәте, тырышлыгы, хезмәттәге үҗәтлеге ята. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә Татарстанда, хәтта Россия күләмендә алдынгылыкны тотабыз икән, бу – беренче чиратта, халкыбызның тырыш хезмәт нәтиҗәсе. Биредә авыл хуҗалыгын тотрыклы итеп алып барырга ярдәм иткән төрле оешма-предприятиеләрне дә искә алырга кирәк. Уртак хезмәт  нәтиҗәсе күркәм саннарда чагылыш таба. Елның икътисади яктан нинди булуына карамастан, районыбызның социаль йөзен уңайга үзгәртү дәвам итә. Узып баручы ел да шундый булып хәтердә калыр. Авылларда барган төзелешләр, Президентыбыз һәм үзара салым программаларын тиешенчә куллану, юлларны төзекләндерү эшен дәвам итү нәтиҗәсендә халыкның яшәешен, көнкүрешен сизелерлек яхшырту мөмкин булды. Яңа елга әнә шундый уңай үзгәрешләр белән атлап керәбез, 2021 елны аларны дәвам итү насыйп булсын. Тагын бер кат яңа 2021 ел белән котлап, һәрберегезгә бәхет, шатлык, саулык-сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс куанычлар телим. Гаилә бәхетендә, күңел күтәренкелеге белән, иминлектә яшик!
Габделәхәт Хәкимов, Әтнә районы башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев