Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Хәйрия акчасы бүленде

Әле яңарак кына район хакимият бинасында узган киңәшмәдән кайттым.

Бүген Шәфкатьлелек ункөнлеге барышында җыйналган 409 мең сум акча бүленде. Акча күбрәк дисезме, чөнки моңа кадәр 403728,54 сум акча җыйналды дип язган идем.

Әлеге акчага шул хәйрия булган көнне җыйналган һәм аннан соң бирелгән акчалар да өстәлеп, 409 мең сум булган. Хәйрия акчасын бүлүче комиссиядә җитәкчебез Айрат Фәнил улы Каюмов, "Йөрәктән -йөрәккә" дип исемләнгән хәйрия фонды җитәкчесе, ветераннар советы рәисе Миңгазиз Зиннәтов, мәгариф бүлеге мөдире Ленар Гарипов, баш табиб урынбасары Гөлия Мифтахетдинова, социаль яклау бүлеге мөдире Әминә Галиева, "Изгелек" халыкка социаль хезмәте күрсәтү оешмасының вакытлыча җитәкчесе Зөлфирә Сәләхиева катнашты.

Бик җентекләп уйлап, һәр инвалидның хәлен белешеп, табиблар сүзен тыңлап, гаризаларны укып бүлдек бу акчаны. Ничек бүленгәнен соңрак язармын.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X