Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Коронавирус Әтнәне үз итте

Узган тәүлектә COVID-19 йоктырган 51 татарстанлының берсе - Әтнә районыннан.

Берәү генә дисәк тә, республикада дүртенче күрсәткеч бу. Дөрес, күрше Арча, Яшел Үзән. шулай ук тукай. Чистай. Ютазы районнарында да берәр очрак теркәлгән. Димәк, дүртенче урынны алар белән бүлешәбез.

Иң күп аквыручылар - Казанда, башкалада 26 кеше яңа авырый башлаган. Яр Чаллыда андыйлар - 16 кеше. Ә Нурлатта - 3 кеше.

Кабат авыручыларның яшенә күз салыйк.

18 яшькә кадәр 1 кеше авырып киткән.

18-30 - 6

30-50 - 15

50-60 - 16

60-70 - 6

70-80 - 7

80 яшьтән өлкәннәр - юк. 4 июньгә Татарстан буенча барысы 3402 очрак теркәлде. Соңгы тәүлектә 139 кеше савыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев