Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Нурания әбекәйгә - 90 яшь! Сөбеханаллаһ...

Бүген Олы Әтнә авылының Сарман урамында кызы Наилә белән гомер итүче

Галиәхмәтова Нурания Вафа кызына 90 яшь тулды.

Аны олы юбилее белән Россия Президенты Владимир Путин, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Әтнә районы башлыгы Габделәхәт Хәкимов исеменнән  район советы башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Каюмов, район социаль яклау оешмасы җитәкчесе Әминә Галиева, Олы Әтнә авыл җирлеге башлыгы урынбасары Резеда Маликова котладылар. 

Күңелгә, җанга рәхәтлек, самимилек бүләк итә торган көннәр була. Яшәргә дәрт өстәлә. Күңел күтәрелә. Нурания әбекәй белән аралашканда да, аннан кайткач та, күңел җилкенеп, дөньяда яшәүнең нинди рәхәт икәнлеген аңлап, күңел очынды. Олы җанлы, чиста күңелле, тимер үзәкле әбекәйләр яшәсен. Алар зарлана да белми. 

- Урман кистек тә, урман кистек. Бик күп кистек. Кукмарага да җибәрделәр, Сабага да, - дип сүз башлаган әбигә "Туйганчы ашау юктыр, ачлы - туклы эшләгәнсездер, - дим.

- Һаман ач булмаганбыздыр, - дип уйланып торды Нурания әби.

Күпме аралашсак та, бер уфтану, зарлану сүзе чыкмады аннан. Ул хатирәләр, ул хәтер. Сөбеханаллаһ, Мәскәүдән килгән хатны кадерләп кенә алып, күзлексез укыды. 

Без, күзлек белән дә юньләп күрмәгән буын, сокланып та, шатланып та күзәттек. Иң сөендергәне: бер-бер артлы балалары, оныклары , оныкчыклары килеп кочаклап алып, юбилее белән котладылар аны. Ә әбекәй таныштыра барды. 8 оныкчык бар, тугызынчысы туасы. 

Дүрт кыз Наилә, Раузалия, Наҗия, Миләүшәгә гомер бүләк иткән ана бүген кадер-хөрмәттә. Өч баласын өйдә тапкан, берсен генә больницада тудырган. Бүгенге көндә кызы Наилә белән икәүләп гомер итәләр.

- Пенсиягә чыктым да, әни янына кайттым, 6 ел була,  - дип сөйли кызы Наилә.

     Шәкәнәч авылында Маһирә апа белән Вафа абыйның биш баласының  уртанчысы - өченчесе булып дөньяга туган бала Нурания әбекәй  бүген дә  Шәкәнәч авылын сагынып яши.  Кияүгә чыккан Яңа Җөлби дә, 1970 елдан бирле яшәгән Олы Әтнә  авылы да Шәкәнәчен алыштыра алмый. 

- Ривальгә әйттем инде, "Улым, үлсәм, Шәкәнәчкә алып менеп күмәрсең", дидем - дип әйтеп куйды Нурания әбекәй. Композиторыбыз Риваль Хисмәтуллин дә әбекәйнең оныгы булып чыкты. 

Ривальнең бабайсы Илдус 5 туган- Гөлчирә, Илһамия, Нурания, Фәния  арасында бердәнбер малай була. 

Данлыклы нәсел, Аллаһка шөкер, дәвам итә. Берсе җырлый,  берсе сөйли, берсе шигырьләр яза. Нурания апа белән Вафа абый үстергән балалар да сокланырлык.

- Әтиләре күрә алмады, фаҗигале вафат булды, 43 ел вафатына. Алдынгы тракторчы иде, дизель, беларус тракторларында эшләде. Казахстанга кадәр җибәрделәр, - ди әбекәй. 

Җөлби авылының читендә яшәгән ишле гаилә Олы Әтнәгә йорт салырга җыена. Урын һәм акча сорап, ул чактагы хуҗалык рәисе Нургали Бариевка мөрәҗәгать итә. Ә анысы "Син Казахстанга барып кайт, җир дә булыр, акча да дип җибәрә. Бу йортны шуннан кайткач, төзедек, - ди.

- Әни белән әти йорт төзиләр, без 4 кыз - 5 яшь, 7 яшь, 9 яшь, 12 яшьлек балалар  Җөлбидә тормыш алып барабыз, терлек карыйбыз. Әбим-бабай юк.  Хәзерге балалар телефоннны сыпырмыйча ашый да алмыйлар, - дип  искә төшерделәр кызлар. Сөйләшеп тә, уйланып та алдык.

Әбекәй безне дә барлады, сораштырды. Нәсел җепләренә кадәр ачыклады. Сөйләп тә күрсәтте.  Көлдерде дә, елмайдырды да. 

- Җәй көне урамнарга чыгасыңмы, Нурания апа? - дип сорап алды Айрат Фәнил улы. 

- Чыгам,- ди.

- Чыгу гынамы соң, чүп утарга бик ярата , - дип өстәп куйды кызы Наилә. 

     Менә шундый яшь күңелле әбекәйне 90 яше белән котладык бүген. Кемгә 90 икәнен генә ачыклыйсы калды. Ышанмады күңел. Аллаһка шөкер, сөбеханналлаһ... Кабат-кабат котларга язсын иде әле, дип кайттык. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев