Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Өч көндә - зур чокыр

Гөрләтеп бәйрәм иттек: Ураза Гаетен, Сабантуйларны уздырып җибәрдек. Хәзер җиң сызганып эшләргә кирәк.

 “Ленин”да нәкъ шулай итәләр дә. Атна уртасына – барысы 3 көн эчендә Түбән Бәрәскә фермасы янындагы 2000 тонналы сенаж чокырын яхшы сыйфатлы үлән белән тутырып та куйдылар. Хуҗалыкта күпьеллык лар 1150 гектар мәйдан били, шуның 600 гектардан артыгын басудан чокырга алып кайтып салганнар инде. 


Ферма каршында урнашкан басуда кызу эш өсте. Күпьеллык үләнне “Ягуар” комбайны белән Рөстәм Насретдинов туратып машина һәм тракторларга төяп тора. Эш озын сменалы итеп оештырылган.
– Бик яхшы комбайн бу, инде озак еллар куллансак та, әлегә яхшы хәлдә, – ди әле дүртенче көнен генә эшләүче комбайнчы.
Бу “Ягуар”да озак еллар буе “Ленин”ның гына түгел, районның алдынгы комбайнчысы саналган Равил Абдуллин эшләде. Аны алыштырган комбайнчы техниканы әнә шулай бәяләде. Элекке комбайнчының техниканы саклап, җаваплы карап эшләве нәтиҗәсе бу. “Ленин”ның тагын бер “Ягуар”ы бар, анысында данлыклы комбайнчының улы Рафил Абдуллин эшли.
Биредә басу – чокыр юлын берөзлексез 8 берәмлек техника таптый: массаны “КамАЗ” машиналарында – Илнур Хәкимов, Таһир Сабиров, Айрат Галиев, Айдар Шакиров, Ильмир Закиров һәм “Т-150” тракторларында – Айнур Сабиров, Илназ Гайнуллин, “МТЗ-1221”дә Фирдинант Хисмәтуллин та шый.


Сенаж чокырында аны эттереп, таптап торучы егетләр – “бульдозер”, “К-700” һәм “К-744” тракторларында Илфар Исмәгыйлев, Илфат Хәкимуллин, аталы-уллы Илшат һәм Илфат Хәйретдиновлар көч куя.
– Үләне яхшы, бик тук лыклы да: “Альфа баланс Гренспирит” сортлы – “злаковый, бобовый”лар бергә монда, – дип таныштырды агроном Әнәс Хәйруллин.
Әйткәнемчә, бу чокыр тулып ята. Моны тәмамлауга Бәрәзәдәге 2500 тонналы – тагын да зуррак чокырны тутырырга керешәләр.

Автор фотосында (сулдан уңга): 
Айрат Галиев, 
Рөстәм Насретдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев