7 проценты - Әтнә өлеше
Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 11 февральгә биргән мәгълүматларына караганда, Әтнә районы күмәк хуҗалыкларының көнлек тулай савымы 264,3 тонна тәшкил итә.
Былтыргыга карата 124 % бу, ягъни, 51,5 тоннага артык, тик алдагы көнгедән азрак кимеде.
Бу көнгә, Татарстан буенча көнлек тулай савым 3660,1 тонна тәшкил итте. Биредә Әтнә өлеше, элеккечә үк, 7 проценттан артык.
Х.Бадиков фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев