Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Татарча диктант ЯЗабызмы?

“Татар халкының милли үзенчәлеген саклау (2020-2023 еллар)” дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында быел да татарча диктант язачакбыз.

Татарча диктантны быел 10-12 сентябрь көннәрендә, сәгать 11:00 (Мәскәү вакыты буенча) дә язачакбыз. Өйдән язу өчен http://diktant.tatar/ сайтына кереп, теркәлергә кирәк.

“Татарча диктант” ул – ел саен уздырыла һәм теләге булган һәр кеше катнаша ала торган бушлай белем тикшерү акциясе. Диктантның тексты Казан (Идел буе) федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар теле белгечләре тарафыннан билгеләнә. Акцияне оештыручылар: “Бөтендөнья татар конгрессы” Халыкара берлеге Башкарма комитеты, Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Казан (Идел буе) федераль университеты. Районыбызның һәр мәктәбендә, шулай ук авыл хуҗалыгы техникумы, театр бинасында да диктант язу оештырыла. Мәдәният хезмәткәрләре дә акциягә актив кушылыр дип көтелә. Татарча диктант язуның максаты – татар теле белән кызыксынуны арттыру, әдәби телдә дөрес сөйләм һәм дөрес язу күнекмәләрен камилләштерү, орфографик һәм пунктуацион хаталар ясамыйча язу теләген уяту, татар теленә, аның тарихи һәм мәдәни хәзинәләренә карата хөрмәт тәрбияләү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев