Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әтнә район Сабан туеннан фоторепортаж

Әтнә район Сабан туе Каенсар урманында узды.

   Аллага шөкер, көне матур булды. Мәйданга төшкәндә үк юлның төзекләндерелгәненә сөендек, машиналар кую урыныны сокландык, тик кунаклар, килүчеләр шул дәрәҗәдә күп иде, кайтканда олы юлга кадәр тезелгән машиналар каршы алды.

Ә мәйдандагы яңалык сөендерде, Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры артистлары, мәдәният хезмәткәрләре һәм бар район кешесе катнашы белән диярллек әзерләнгән бу күренешне яратып кабул иттек. Кунаклар да яраткандыр. Без күреп ияләнгәч, игътибар да җитеп бетми торгандыр, ә читтән килүчеләр һәрнәрсәгә сокланды. 

Яшь көрәшчеләрнең көрәшкәнен "сөбханалла", дип сокланып карадык. Аларны төп мәйданга кертеп көрәштергәнгә куандык. "Молодец болар, чиста салалар", дип карадылар аларның чыгышларын өлкәннәр.

   Шахмат-шашка уеннары да бәйрәм программасына  кергән иде быел.

Шатландырганы, азрак ямансулатканы да: көрәшкә дә һәрвакыттагыча көчлеләр керде. Көчле генәме соң, баш батыр исеменә читтән килгән Европа чемпионы, Мари Эл республикасының билбау көрәше буенча беренче һәм бердәнбер спорт мастеры,  Татарстанның көрәш федерациясе булдырган 2017 елның көрәшчеләр рейтингында 18 нче баскычта торган,  кичәге Миңгәр Сабантуеның баш батыры  - Галләмов Муса лаек булды. Үзебезнең Ирек Мөхәммәтшин  икенче батыр калды. Анысына да сокландык, мондый титуллы чемпион белән көрәшә алу да дәрәҗә.


Язманың тулысын соңрак укырсыз.  Редакция журналистлары төшергән фотоларын карый торыгыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев