Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

"Әтнә таңы" яңа машиналы булды

Әсгать Сәфәров Татарстан массакүләм мәгълүмат чараларына яңа автомобиль ачкычлары тапшырды

Шәһәр һәм район редакцияләре 35 яңа машина белән тулыланды.

ТР Президенты Аппараты җитәкчесе, «Татмедиа» АҖ Директорлар советы рәисе Әсгать Сәфәров ТР шәһәр һәм район редакцияләренә 35 яңа автомобиль ачкычлары тапшырды. Редакцияләрнең автопаркын тулыландыру ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән мөмкин булды,  ул моның өчен 22,5 млн сум бүлеп бирде.

"Милләтара һәм конфессиональара татулыкны ныгытуыгыз, безнең тату республикада яшәүче барлык халыкларның милли мәдәниятләрен һәм телләрен саклап калуыгыз өчен сезгә зур рәхмәт", — дип билгеләп үтте Сәфәров.

Ул шулай ук яңа автомобиль ачкычларын тапшыру — массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәтенә югары бәя, дип өстәде, һәм Татарстан массакүләм мәгълүмат чаралары эшенең нәтиҗәлелеген арттыруга өмет белдерде.

"Бүгенге вакыйга-сезнең хезмәтегезгә югары бәя. Күптән түгел генә хезмәт хакын арттыру, телерадиокомпанияләрне техник яктан яңадан яктырту белән бергә, сез хакимият һәм халык арасында коммуникацияне үстерү өчен тагын да нәтиҗәлерәк эшләячәксез дип өметләнәбез», — дип йомгаклады «Татмедиа»АҖ Директорлар советы рәисе.

https://www.tatar-inform.ru/news/2019/09/24/663351/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев