Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әтнә театры Дагыстанга китте

Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры кабат сәфәрдә.

Әтнә театры Дагыстан республикасы башкаласы Махачкалада II Халыкара милли театрлар фестивалендә катнаша.

29 сентябрьдә театр Горький исемендәге Рус драма театры сәхнәсендә - "Ана күңеле... далада" ("Дуськина дача") (авторы - Альбина Гумәрова) трагикомедиясен тәкъдим итәчәк. Спектакльнең режиссеры - Рамил Фазлыев.

Фестивальдә Абхазия, Мордовия, Казахстан, Дагыстан, Ингушетия, Карачаево-Черкессия, Башкортостан, Төньяк Осетия-Алания кебек ил һәм республикалардан милли театрлар катнаша.

Исегездә булса, Әтнә театры әлеге фестивальдә 2019 елда "Югалган көн" спектакле белән катнашып, "Иң яхшы режиссура", "Иң яхшы ир-ат роле" (Таһир Габидуллин) номинацияләрендә лауреат булган иде.

Хәерле юллар сезгә, хәерле сәфәрләр насыйп булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев