Әтнәдә 16 яшьлек яшьүсмер руль артына утырган
Көн темасы

Әтнәдә 16 яшьлек яшьүсмер руль артына утырган

Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре Әтнә районы буенча рейд оештыруларын давам итәләр.

Кичә үткәрелгән рейдта 6 машина йөртүчегә һәм 2 җәяүлегә протокол язылган:

- бер машина йөртүче саклык каешын такмаган булган;

- бер машина йөртүче "страховка"сыз йөргән;

- өч машина йөртүченең номерлары чиста булмаган;

- бер машина йөртүче, машинасын учеттан тошергән килеш йөргән;

- 16 яшьлек яшьүсмер яше җитмичә һәм правасы булмыйча руль артына утырган;

- ике җәяүлегә яктырткыч элементлары булмаган өчен протокол төзелгән.

Юлларда сак булыгыз, үзегезне саклагыз.


Нет комментариев