Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әтнәдә - Татарстан Республикасы көне! - фоторепортаж

Республикабыз көне белән, дуслар! Бүген бөтен Татарстан халкы менә шушы көнне олылый, зурлый. Әтнәдә дә бәйрәм чаралары башланып китте.

Бүгенге бәйрәмнең төп өлеше - парк белән янәшә урнашкан "Ашыт" спорт һәм мәдәни үзәгендә була. 

Бәйрәм  тантаналы кичә белән башланды. Котлаулардан соң мәктәп укучылары, районыбыз һәвәскәрләре катнашында музыкаль-әдәби тамаша башланды. Аны дәвам итеп, "Ашыт" үзәгеннән велосипедчылар юлга кузгалачак. Бу марафон спорт үзәгеннән Совет урамына борылып, Арчага китә торган юл чатында борылып, әйләнгеч юл аша узачак.  Иллеләп  велосипедчыны, төгәл сан бирә алмыйм, чөнки һаман киләләр, юлда кушылучылар да булыр, яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рамил Шәйхиев үзе озата барачак.

Марафонны дәвам итеп, сугыш элементлары кергән спорт төре -  "Гонка героев" ка регистрация башланачак. Әлеге чара "Ашыт" спорт үзәгендә була һәм аңа старт сәгать 10да бирелер дип фараз ителә.

Кичке сәгать 8 дә - бәйрәм концерты.Кунак булып Чулпан Йосыпова киләчәк. 

Көн дәвамында җыр-бию, спорт ярышлары дәвам итәчәк. Республика көнен бәйрәм салюты төгәлли. Җаваплылар- оештыручылар - Районыбыз җитәкчелеге, Мәдәният хезмәткәрләре һәм Яшьләр эше, спорт бүлеге.

Бәйрәм белән, райондашлар. Күңелле яллар, имин көн насыйп булсын.

Рәдис Хисмәтуллин, Рамил Шәйхиев  фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев