Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Раштуа бәйрәме белән котлый

Төрле милләт вәкилләренең һәм төрле дин тотучыларның килешеп яшәве барыннан да кыйммәтлерәк, диелә котлауда.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Раштуа бәйрәме белән котлый.

"Православие динендәге хөрмәтле ватандашлар! Бик борынгы заманнардан, ике мең елдан артык вакыт дәвамында дин тотучыларның йөрәгенә илаһи нур өсти торган ямьле Раштуа бәйрәме уңаеннан һәрберегезне ихластан тәбрик итәм.

Ерак һәм серле Фалыстын җирләреннән пәйгамбәрләр тараткан хәерле хәбәрләр миллионлаган христианның күңелендә бакыйлыкка, гөнаһлардан котылуга өмет уята, аларның язмышында һәм хәтта кешелек тарихында үзгәрешләр, борылыш китереп чыгара. Лев Мей – XIX гасырда яшәгән рус шагыйре – Христосның дөньяга килүен: «Галәм ярлыкау көткән бер мәлдә, Вифлеемда мәдхияле җырлар яңгырый, шул чакта күрекле бер сабый  туып, җиһанга нур чәчә», – дигән тантаналы сүзләр белән тасвирлый.

Хакыйкатьнең асылына төшенеп һәм Иисус Христосның тиңдәшсез батыр гамәлен аңлап, төрле илләрдә һәм кыйтгаларда яшәүчеләр, җәмгыятьнең төрле катлау вәкилләре, яше-карты – барысы да дини инануга салынган иң тирән мәгънәләрне ачуга, рухи хөрлеккә ирештеләр, аларга Илаһтан мәхәббәт һәм мәрхәмәт сабаклары иңдерелде.

Православиедә Раштуаны гадәттә һәркем могҗиза көтеп каршы  ала, һәм ул, һичшиксез, чынга аша һәм көндәлек гадәти тормышка бәйрәм төсе бирә. Бу көнне күмәкләп догалар кылына, гаиләләр мул сыйлы табыннар тирәсенә җыела, балалар уйный, сөенә, йортларда ямь арта, муллык, иминлек хакимлек итә. Бу катлаулы һәм каршылыклы заманда безгә болар барысы да аеруча тансык.

Төрле милләт вәкилләренең һәм төрле дин тотучыларның килешеп яшәве барыннан да кыйммәтлерәк дип танылган. Татарстанда Раштуа башка дини бәйрәмнәр белән беррәттән игелекле гамәлләр кылу, үзара хөрмәт-ихтирам шартларында билгеләп үтелә.

Узган елда республикабызның дини тормышында күп кенә мөһим вакыйгалар булды. Мәскәү һәм бөтен Русия Патриархы Кириллның Богородица монастыренда яңадан торгызылган Казан Мәрьям Ана иконасы соборын изгеләндерүе –  шуларның иң күренеклесе. Сүз дә юк, бу – безнең уртак казанышыбыз, рухи яңарышка, милләтләр һәм диннәр арасындагы тынычлыкка, дуслык-татулыкка омтылуыбыз гәүдәләнеше.

Яңа ел безнең бай рухи һәм иҗади мөмкинлекләребезнең тагын да киңрәк мәйдан алуына ярдәм итәр, тулаем республикабызга һәм, аерым алганда, һәрберебезгә яңа уңышлар, зур җиңүләр китерер дип ышанам.

Сезгә нык сәламәтлек, бәхет, хәерле озын гомер, бәйрәмне күтәренке кәеф белән уздыруыгызны телим!" - диелә Президент котлавында.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/official/06-01-2022/tr-prezidenty-r-st-m-mi-nehanov-tatarstanlylarny-rashtua-b-yr-me-bel-n-kotlyy-5846681

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев