Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт

Район үзәк хастаханәсенең конференц-залында узган елгы эш нәтиҗәләренә йомгак буларак традицион медсовет утырыш булып узды.

Аның эшендә республика сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева, республика үзәк  клиник хастаханәсе вәкиле Елена Демьянова, район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Каюмов, район үзәк хастаханәсе баш табибы Эльдар Яруллин, табиблар, шәфкать туташлары катнашты. Белгәнебезчә, узган ел кешелекне җитди сынауларга дучар итте.
Таҗвирусы яшәешнең һәр өлкәсенә үзеннән тискәре өлеш кертте, кешелекне төпсез упкын каршына китереп бастырды.  Һәм бу иң беренче чиратта, билгеле инде сәламәтлек өлкәсенә кагылды.
Баш табиб китергән саннарга күз салыйк. 2020 елда COVID-19  диагнозы белән барлыгы 435 авыру теркәлгән. Әлеге авырулардан  76 кешедә ул дөрестән дә расланган, ә менә 359 кешедә лаборатор рәвештә төгәл билгеләнмәгән. 57 кеше таҗвирусыннан амбулатор рәвештә  дәваланган, 19 кеше стационарда яткан. 8 кеше үлгән.
Хәтерләсәгез, узган елның 29 октябрендә үзәк хастаханә базасында 20 урынлы, шул исәптән реанимациядә 5 урыны булган, вакытлы инфекцион госпиталь эшли башлады. Гомумән, 2020 елның 1 маеннан COVID-19га һәм вируслы инфекциягә шикләнеп барлыгы 1984 пациент мөрәҗәгать иткән. Мондый авыруларга 43 медицина хезмәткәре һәм 4 ашыгыч ярдәм машинасы йөртүчесе хезмәт күрсәткән. Госпитальдә авыруларга 13 белгеч хезмәт күрсәтә, алар арасында дүрт табиб, алты урта медицина хезмәткәре, өч кече медперсонал бар. 23 белгеч Казан дәүләт медицина академиясендә белемен арттырып кайткан.
Район табибларының хезмәтен Казан вәкилләре бик югары бәяләде.
Алга таба да кулны кулга тотынышып, сәламәтлек саклау өлкәсендә югары нәтиҗәләргә ирешү өстендә эшне дәвам итү турында килешенде. Шул ук вакытта районда үлем-китемнең күп булуына да аерым басым ясалды, әлеге хәлдән чыгу юлларын бергәләп ачыкладылар.
 
Белешмә
Үлүчеләрнең уртача яше – 75,5 яшь. Үлүчеләрнең 56 процентын хатын- кызлар, 44 процентын ир-атлар тәшкил итә.
Вируслы авыру әлегә чи­генергә уйламый. Авыруны үзе аша кичергәннәрнең барысы да районыбыз табибларының зур ярдәм күрсәтүләрен, сә­ламәтләндерү өстендә армый-талмый хезмәт куюларын билгеләп уза. Бу шулай ук авыл фельдшерлык-акушерлык пунктларында эшләүчеләргә дә кагыла. Борчу-хәсрәт күрми яшәсеннәр, сәламәт булсыннар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев