Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Габдулла Тукай: "Уйный сазым да минем бәйрәм көен: бәйрәм бүген!"

Бүген, 26 апрель, татар дөньясы бөек шагыйребез Г.Тукайның туган көнен билгеләп үтә.

Габдулла Тукай:         

 Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген!

— Нәрсәдән бу? — Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

Бер мөкатдәс хис белән һәрбер кеше хәйран бүген;

Уйный сазым да минем бәйрәм көен: бәйрәм бүген!

Арттыра, күрдем, кояш гадәттәгедән балкуын;

— Ул киенгәндер! — дидем, бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

Хис итеп һәр җирдә дә бер төрле хуш ис аңкуын;

«Ислемай сөрткән икән дөнья!» — дидем, бәйрәм бүген!

Яр башыннан тыңладым мин бер суның дулкыннарын:

Сөйләшәләр үзара: «Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!..»

Тыңладым әкрен генә искәндә бәйрәм көн җилен;

Анысы да сөйли тагын: «Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!..» 

 

С. Мингатина фото-видеосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев