Район үзәк больницасы табиблары һәрчак ярдәмгә әзер
Район үзәк больницасыннан алынган мәгълүматлар буенча, таҗвирусы белән бәйле рәвештә атна саен үткәрелеп килгән мониторинг нәтиҗәләре авыручылар саны артуга бару хакында сөйли.
– Авыруочракларын контрольдә тотып, мониторинглап барабыз. Кызганычка каршы, дөрестән дә, авыручылар саны артып бара. Пневмония белән авыручылар да байтак, – ди больницаның баш табиб урынбасары Гөлия Мифтахетдинова.
Авыру сәбәпле госпитализацияләнүчеләр саны да арткан. 1 июльдән хастаханә базасында оештырылган 20 урынлы ковид госпитале тулы көченә эшли башлаган. Авыручылар саны артса да, шунысы куандыра – прививка ясатучылар арасында әлеге авыру белән чирләүчеләр юк. Алар гадәттә таҗвирусын җиңелчә яки симптомнарсыз үткәреп җибәрә, – ди табиб урынбасары.
Бүгенге көнгә район буенча барлыгы 2078 кеше таҗвирусына каршы прививка ясаткан.
Тулырак газета битләреннән укый аласыз.
Нет комментариев